8 октябрьдә Лаеш районы Каипы авылында яңа мәчет ачу бәйрәме уздырыла. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район хакимияте вәкилләре, җирлек халык катнашуы көтелә.
Мәгълүм булганча, 12 октябрьдә яңа иман йортына җирлектә яшәүче мөселманнар Корбан бәйрәмен уздырырга җыелганнар иде. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев яңа мәчеткә килеп, мөселманнары бәйрәм белән котлады.