Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарга эшлекле сәфәр кыла. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров Болгарда.
Рәсми вәкилләр, Болгардагы яңа корылмалар төзелешләренә җаваплы җитәкчеләр, дин әһелләре Болгар ислам академиясе һәм Кол Гали кунакханәсе төзелеше барышы белән таныштылар. Төзелешкә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр.