21 октябрьдә Түбән Каманың Менделеев урамындагы “Нур” мәчетенең рәсми төстә ачу тантанасы уздырыла.
Мәчет ун ел дәвамында төзелде. Аның төзелешенә кемнәрдер акчалата өлеш кертсә, башкалар физик көчләрен кызганмадылар- килеп эшләп ярдәм итүчеләр дә булды. Бу төзелешкә барлыгы 60 миллионнан артык акча кертелгән.
Күптән көтелгән мәчетне ачу бәйрәме җомга көнне сәгать 11.00 дә уздырыда. Анда түбәнкамалылар, күп сандагы кунаклар ктанашуы көтелә.