Лаеш районының Каипы авылында “Борһан” мәчетен ачу бәйрәме үткәрелде. Әлеге күркәм чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аныд урынбасары рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, район имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин, җирле халык, иганәчеләр катнашты.
Кипада яңа мәчетне биредә яшәүче Илфар Зариповның шәхси акчасына 2014 елда төзи башлаганнар. Мәчет аның әтисе исемен йөртәчәк.
Мәчет 100 кешегә исәпләнгән. Районда ул 24 нче иман йорты.