Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Төркиядә.
10-14 октябрьдә Истанбулда күренекле дин белгечләре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында тугызынчы мәртәбә Евразия ислам шурасы советы уздырыла. Бүген мөфти әлеге җыелышта катнаша. Мөфти чыгыш ясаячак, Татарстан мөселманнары исеменнән сәламләячәк.
Быелгы җыелышта “Евразиядә Ислам: дини экстремизмга каршы бердәмлек һәм киләчәк перспективалар” дигән темага сөйләшү каралган.
Чарага Төркия, Россия, Германия, Франция, Казахстан, Әзербайҗан, Мисыр һәм башка илләр вәкилләре җыелды. Шулай ук сөйләшүдә Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган катнашуы көтелә.
МӨФТИ ТӨРКИЯ ГАЛИМЕ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ
КАМИЛ ХӘЗРӘТ ЧИТ ИЛ МӨФТИЛӘРЕН КОРЪӘННЕҢ ЯҢА БАСМАСЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРДЫ