Пәйгамбәребез хәдисләрендә мөселманнарның бер-берсенә булышырга тиешлеге, ярдәмчел булулары хакында күп тапкырлар кабатлана. “Мөэмин-мөэмингә бер бина кебек, бер-берен тотар. Мөэмин – мөэминнең карендәше. Исән вакытында тормыш өчен кирәк-яракны хәзерләргә ярдәм итәр”, - диелә хәдисләрдә.
Әлеге хәдисләрне истә тотып, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе ТР МДН ярдәмендә 13 октябрьдә кабул итү көне уздыра. Бу көнне сәгать 17:00 дән 19:00 гә кадәр юрист Руслан (Мустафа) Нагиев түләүсез кабул итә һәм сорауларга җавап бирәчәк. 8 (917) 398-06-03 телефонына алдан шалтыратып язылу сорала.
Кабул итү урыны: Тукай урамы, 3