10-14 октябрьдә Истанбулда күренекле дин белгечләре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында тугызынчы мәртәбә Евразия ислам шурасы советы уздырыла. Бүген Татарстан мөфтие әлеге чара кысаларында төрле ил һәм төбәк дин әһелләре, галимнәре белән очрашты.
Татар галимнәре хезмәтләрен тәрҗемә иткән Төркия галиме, профессор Бүнямин Эрроу белән төрле телләргә тәҗемә ителгән һәм дөнья күләмендә таралган рухи мирасыбыз хакында сөйләште. Шулай ук Камил хәзрәт Төркия галименә күптән түгел дөнья күргән, нәзарәт тарафыннан төрле ил дин белгечләре катнашында әзерләнгән Коръәннең яңа басмасы хакында сөйләде.




