Камил хәзрәт чит ил мөфтиләрен Коръәннең яңа басмасы белән таныштырды

11 октябрь 2016 ел 11:27
Камил хәзрәт чит ил мөфтиләрен Коръәннең яңа басмасы белән таныштырды

10-14 октябрьдә Истанбулда күренекле дин белгечләре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында  тугызынчы мәртәбә Евразия ислам шурасы советы уздырыла. Бүген Татарстан мөфтие әлеге чара кысаларында төрле ил һәм төбәк дин әһелләре, галимнәре белән очрашты.

Аерым алганда ул, Румыния, Казахстан һәм башка  җирләрдән килгән  мөфтиләр белән фикер алышты. Хәзрәт мөфтиләрне  Коръәннең яңа басмасы  белән таныштырды.

Ике елга якын вакыт дәвамында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә нәзарәтнең махсус оештырылган Коръәнне өйрәнү бүлеге чит ил белгечләре белән берлектә Коръәннең яңа - дөньяви стандартларга туры китерелгән нөсхәсен әзерләде.

Мәгълүм булганча, бу елның 29 июлендә “Идел-пресс” полиграфия-нәшрият комплексында  Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында  догалар укылып, тәкъбир әйтелеп Диния нәзарәте әзерләгән Коръәннең яңа нөсхәсе типографиядә нәшер ителә башлады.

22 сентябрьдә исә Коръәннең яңа басмасы 5 мең данә тираж белән дөнья күрде.

Чит ил мөфтиләре әлеге басма белән танышкач, аны басмага әзерләү буенча башкарылган хезмәтнең  зурлыгын һәм тарихилыгын билгеләп уздылар.

МӨФТИ ТӨРКИЯ ГАЛИМЕ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100