“ТР МДН Хаҗ” оешмасы Гашүрә көне уңаеннан әлеге сәфәрне оештыруга зур өлеш керткән хаҗилар төркемнәре җитәкчеләрен, табибларны, дин белгечләрен, хаҗиларны Казанның “Регистан” ресторанына җыйды.
Быелгы хаҗ сәфәренә йомгак ясау буларак үткәрелгән әлеге чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, мөфти урынбасарлары – Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Илдар хәзрәт Баязитов, Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм хәзрәт Батров чарада катнашучыларны мөфти исеменнән сәламләп, быелгы хаҗ сәфәрен оештыруга кагылышлы үзекчәлекләргә тукталды. “Хаҗ ул һәр мөселман өчен мөһим булган олы бер сәфәр. Хаҗларыбызны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын”, - дип теләде. “Бүген биредә хаҗга баручыларга иң беренче ярдәм кулын сузучы төркем җитәкчеләре дә, табиблар да утыра. Хаҗны оештыручыларның эшенә иң беренче бәяне хаҗилар үзләре бирәләр. Ә без алардан күп санда рәхмәт сүзләре ишеттек. “ТР МДН Хаҗ” командасына быелгы хаҗ сәфәрен тиешле дәрәҗәдә оештырып чыгулары өчен күпләр рәхмәтле. Шулай ук быел без хаҗ сәфәреннән 20 дән артык репортаж ясадык, шул рәвешле хаҗ үзенчәлекләрен халыкка җиткердек”, - диде хәзрәт.
Мәгълүм булганча, быел 900 кеше хаҗ кылды, аларга гарәпчә камил белгән дин белгече - 18 төркем җитәкчесе ярдәм итте. Хаҗ башланганчы ТР МДН хаҗ компаниясе укулар уздырды.