Татарстан мөфтие: "Ислам дөньясын бердәйләштерү, эталон булып торучы ислам терминнарын булдыру кирәк"

13 октябрь 2016 ел 11:55
Татарстан мөфтие: "Ислам дөньясын бердәйләштерү, эталон булып торучы ислам терминнарын булдыру кирәк"

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Евразия ислам шурасында катнашучыларны Татарстан мөселманннары исеменнән сәламләде. Мөфти хәзрәтләре үзенең чыгышында Төркия һәм Россия, Төркия һәм Татарстан арасындагы дини, сәяси, икътисадый, мәдәни багланышларның күптәнге традицияләргә таянуына игътибар юнәлтте. Хезмәттәшлек берникадәр тукталып торганнан соң, аны кабат дәвам итү һәм үстерү мөһимлеге хакында әйтте.  

“Мөселман һәм төрек компоненты, безнең илләр һәм халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләр бүгенге Россия тормышында зур роль уйный. Һәр заманда  ислам бердәмлеген какшата һәм мөселманнар күңеленә шөбһә сала торган яңа дини агымнар барлыкка килгән. Әгәр дә элек алар бик акрын таралсалар, хәзерге интернет һәм глобальләштерү заманында зур тизлек белән танылалар. Интернетны тыю мөмкин түгел. Алайса деструктив идеологиягә каршы ничек көрәшергә? Идеологияне бары идеология генә җиңә. Безгә әхле сөннәт әл-җамал позициясен, ягъни фикһта 4 мәзхәб һәм гакыйдәдә ике мәзхәб – матуриди һәм ашари дигән фикерне ныгыту мөһим. Ислам дөньясын бердәйләштерү, эталон булып торучы ислам терминнарын булдыру кирәк. Әйтик, бүгенге көндә үзләрен хәнәфи яки ашари дип атаучылар бар, әмма чынлыкта алар хәнәфи яки ашари түгел. Сөнни карашлардан бик ерак торалар. Үзләрен суфый дип атап, төрле яңалыкларга, гөнаһларга кереп китүчеләр дә бар.

Беренче адым ясалды - бу елның 25-27 августында Грозныйда үткәрелгән “Сөннәтне дәвам итүчеләр кемнәр алар?” дип аталган конференциядә бер фикергә килдек. Анда катнашкан дин галимнәре тарафыннан әхле сөннәт әл-җамал вәкилләре дип, исламның танылган рәсми мәзхәбләре вәкилләре аталды”, - диде Камил хәзрәт.

Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә дин һәм фән белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми вәкилләр катнашында Евразия ислам шурасы советы уза. Быелгы тугызынчы советның төп темасы: “Евразиядә Ислам: дини экстремизмга каршы бердәмлек һәм киләчәк перспективалар”. 

Совет утырышы 4 көн бара. Анда Әзербайҗан, Беларусь, Босния-Герцеговина, Болгария, Эстония, Грузия, Хорватия, Казахстан, Черногория, Кыргызстан, Крым, Косово, Литва, Македония, Монголия, Молдова, Румыния, Россия, Словения, Таҗикстан, Украина, Греция, Голландия, Швеция, Англия, Австрия, Италия, Германия, Бельгия, Франция, Швейцария, Мисыр, Һиндыстан илләре вәкилләре катнаша. Чара 14 октябрьдә сөйләшүне йомгаклаучы декларацияне кабул итү белән тәмамланачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы