Татарстан мөфтие хөкем ителгәннәргә 250 Коръән бүләк итте

18 октябрь 2016 ел 16:25
Татарстан мөфтие хөкем ителгәннәргә 250 Коръән бүләк итте

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел Үзән районының 5 нче төзәтү колониясендә булды. Биредә мөфти хөкем ителгәннәр белән  аралашты, намаз үткәрде һәм күптән түгел нәшер ителгән Коръәннең 250 экземплярын бүләк итте. Мөфти Камил хәзрәтне аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов озат йөрде.

Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенә караган 5 нче төзәтү колониясендә бүгенге көндә 1700 кеше исәпләнә. Колониядә төрле дин вәкилләре өчен каралаган гыйбадәт корылмалары эшли. Әл-Фәтихә дип исемләнгән мәчетне  җинаять җаваплылыгына тартылучылар үзләре үк төзегән. Быел биредә төзекләндерү эшләре тәмамланган. Даими рәвештә мәчеткә 120 якын кеше йөри.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның 5 нче төзәтү колониясендә беренче генә баруы түгел. Элеккеге килүендә Камил хәзрәт хөкем ителгән мөселманнарга Коръән бирергә вәгъдә иткән иде. Бүген мөфти Коръәннең яңа басмасы  белән үзе таныштырды һәм аның үзенчәлекләрен аңлатты, шәригатькә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Очрашу барышында мөфти 5 нче төзәтү колониясе җитәкчелегенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы