Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел Үзән районының 5 нче төзәтү колониясендә булды. Биредә мөфти хөкем ителгәннәр белән аралашты, намаз үткәрде һәм күптән түгел нәшер ителгән Коръәннең 250 экземплярын бүләк итте. Мөфти Камил хәзрәтне аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов озат йөрде.
Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенә караган 5 нче төзәтү колониясендә бүгенге көндә 1700 кеше исәпләнә. Колониядә төрле дин вәкилләре өчен каралаган гыйбадәт корылмалары эшли. Әл-Фәтихә дип исемләнгән мәчетне җинаять җаваплылыгына тартылучылар үзләре үк төзегән. Быел биредә төзекләндерү эшләре тәмамланган. Даими рәвештә мәчеткә 120 якын кеше йөри.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның 5 нче төзәтү колониясендә беренче генә баруы түгел. Элеккеге килүендә Камил хәзрәт хөкем ителгән мөселманнарга Коръән бирергә вәгъдә иткән иде. Бүген мөфти Коръәннең яңа басмасы белән үзе таныштырды һәм аның үзенчәлекләрен аңлатты, шәригатькә кагылышлы сорауларына җавап бирде.
Очрашу барышында мөфти 5 нче төзәтү колониясе җитәкчелегенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт хатлары тапшырды.