23 октябрьдә Әлмәтнең үзәк мәчетендә Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» китабының эчтәлеген белү буенча республикакүләм викторинаның район туры үткәрелә. Конкурста 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Викторина сәгать 10да башлана. Белешмәләр өчен телефон: 8-917-931-65-71.
Республика туры Казан шәһәренең Галиев мәчетендә уздыралачак. Аның сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән. 45 сораудан торган язмача тест формасында үткәрелә. Шулай ук һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән чыгыш (доклад) әзерләргә тиеш. Чыгыш ясау вакыты – 5-7 мин. Барлык җиңүчеләр Диния нәзарәте әзерләгән кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
“Гыйбадәте Исламия” - танылган татар галиме Әхмәдһади Максудиның классик басмасы. Әлеге китап мөселман уку йортларында уку әсбабы буларак кулланыла. Бу китап хәнәфи мәзхәбенең фикх буенча күләмле хезмәтләре белән кыскача таныштыра . Китапта исламның биш баганасы турында җентекләп язылган.