23 октябрьдә Казанның "Шамил" мәдрәсәсендә "Гыйбадәте Исламия" китабы буенча викторинаның беренче этабы узды. Анда шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы балалары катнашты.
Чара ТР МДН дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабировның сәламләве белән башланып китте. Балаларның гыйлемнәрен Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов, "Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов, "Шамил" мәдрәсәсе мөгаллимнәре сынады.
Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм республика мөхтәсибәтләре викторинаны яшьләргә рухи-әхлак тәрбия бирү, балаларның Ислам нигезләре белемнәрен күтәрү максатыннан уздыра. Ул өч этапта үткәрелә. Беренче өлеше районнарда уза, икенчесе - төбәкләрдә, өченчесе - республика күләмендә. Соңгы этап Гали мәчетендә 24 декабрьдә булыр дип көтелә.