25 октябрьдә Мәскәүдә “Россиядә Ислам: традицияләр ныклыгы һәм бүгенге заманга ачык булу” дип аталган конференция уздырылды. Әлеге фәнни-гамәли сөйләшүне Россия Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты оештырды.
Конференция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, РИУ проректоры Рөстәм Нургалеев катнашты. Чарада фән һәм дин белгечләре Россиядәге бүгенге дини вәзгыять, мөселманнар тормышы хакында фикерләште.
Сөйләшүгә төрле төбәк мөфтиләре, Виталий Наумкин, Фәрит Әсадуллин, Тәүфыйк Ибраһим, Леонид Сюкияйнен кебек Россия Фәннәр академиясе әгъзалары - галимнәр җыелган иде.