Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә аттестация комиссиясе үткәрелә. Бу юлы нәзарәткә Казанның Идел буе районы имамнары җыелды.
Имамнар аттестация вакытында комиссия вәкилләренә үзләренең мәхәлләләрендә алып барган дини эшләре хакында сөйлиләр. Дини чаралар оештырганда, мәхәллә халкы белән аралашканда килеп туган хәлләр хакында фикерләшәләр.
Шулай ук төрле дини сораулар ачыклана. Имам кешенең дини гыйлеме дә тикшерелә.
Аттестацияне республиканың барлык имамнары да уза.
Бүген аттестация комиссиясендә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Идел буе һәм Вахитов районы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм башкалар катнаша.