Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды мохтаҗларга һәм күп балалы гаиләләргә 10 ар кг бәрәңге өләште.
"Күп балалы гаиләләр шактый килде. Шәхсән үземнән һәм фонд хезмәткәрләре исеменнән безгә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәм. Күпләрнең өйләрендә ашарга ризыклары юк, аларга 10 кг бәрәңге бүләк кебек", - дип билгеләп үтте "Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Ирек Җиһаншин.
Шулай ук бәрәңгенең бер өлеше “Кризисные мамы” хәйрия үзәгенә тапшырылды.