Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кукмара һәм Теләче районнары мөхтәсибәтләренә эшлекле сәфәр кылды. Рөстәм хәзрәт җирлектә яшәүче имамнар белән очрашты, аларга мөфти Камил хәзрәт исеменнән сәламнәр тапшырды һәм дини эшләр хакында сөйләште.
Аерым алганда, очрашулар вакытында сүз имамнар эшчәнлеге, мәхәлләләрдә дини курслар, чаралар оештыру турында барды.