23 октябрь Буа районы “Хаҗилар” мәчетендә районкүләм хаҗиларны җыю мәҗлесе булып узды. Чарада имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов, мәчет имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов һәм шәһәр, авыл хаҗилары катнашты. Сүзне беренче булып, быел тәүге тапкыр "ТР МДН ХАҖ" оешмасы аша төркем җитәкчесе булып баручы, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов алды. Ул хаҗиларны тәбрикләү белән башлады, изге сәфәрегез кабул булсын, диде. Фәһим хәзрәт Сөләйманов үзенең туксанынчы елларда кылган хаҗ мизгелләрен искә алып үтте.
Мәҗлес мул табын артында калган хаҗиларга да сүз биреп дәвам итте. Буа мөхтәсибәте хаҗиларны җыю чарасын киләсе елларны да октябрь аенда уздырырга дигән карар чыгарды.