15 сентябрьдә Россия ислам институтында уздырылган “Якупов укулары”нда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров “Россия традицион исламы” дип аталган китап язу белән мәшгуль булуы хакында сөйләде. Шул уңайдан хәзрәт белән әлеге китабы хакында әңгәмә кордык.
- Рөстәм хәзрәт, әлеге китапны язуның максаты нидә?
- Бездә традицион ислам турында кем генә сөйләми. Бу терминны бик күп кешеләр куллана, әмма аңар тиешле билгеләмә бирүче юк. Бездең дини традицияләрнең үзенчәлекле булуын, аның атмосферасын, көнкүрешен аңлыйбыз, әмма нигезле итеп аңлатучы күренми. Традицияләребезне өйрәнергә, аңларга кирәк дию белән чикләнәләр. Ә нәрсә соң ул татарларның традицион исламы? Ә безнең исламның үзенчәлеге нәрсәдә соң? Китабымда менә шул сорауга җавап бирергә һәм аның асылын аңлатырга булдым. Мин тышкы күренешләрне анализламадым. Тарих, татар исламы институты, билгеле бер ышанулар, феноменнар аша тарадицион ислам нигезен күзалларга тырыштым. Китап өч өлештән торыр дип уйлыйм. Беренче бүлектә татар традицион исламына багышлана. Икенче бүлек татар традицион исламы фәлсәфи нигезен тикшердем. Өченче бүлек кайсы юнәлештә юл тотуыбыз хакында.
- Үзегез дә әйтеп үттегез, “традицион ислам” сүзтезмәсе һаман телдә. Һәм аны һәркем үзенчә аңлый дияргә мөмкин...
Традицион исламның беренче аңлатмасы ул – Россия исламы. Мондый терминны еш кына дәүләт эшлеклеләре, дөньяви җәмгыять эшлеклеләре куллана. Алар күзлегеннән караганда, традицион ислам- ватанпәрварлык төшенчәсе белән бергә тәкъдим ителә.
Икенче аңлатма – гореф-гадәтләр, йолалар исламы. Бу хакта, гадәттә, динне әбиләре аша искә төшерүчеләр сөйли. Монда дини кануннар турында түгел, дини практика хакында сүз бара. Еш кына традицион исламны сүгүчеләр аны “бабайлар” исламы дип кимсетәләр. Ә бит бабайлар татарларда бик тә хөрмәткә лаек кешеләр, бабай сүзе ул, гарәпләрдә зурлап шәех, русларда “старец”, урта Азия халыкларында “аксакал” дип әйтүгә тиң.
Өченче аңлатма. Традицион ислам ул – милли ислам (татар исламы). Милли ислам турында сөйләшүләр татар милләтен саклау турындагы бәхәсләр белән бергә үрелгән. Бу уңайдан татарларга милләт буларак сакланып калуда исламның роле зур булуы ассызыклана.
Дүртенче аңлатма – ортодоксаль сөнни ислам. Ягъни, гасырлардан гасырларга сакланып, безгә килеп ирешкән дини кануннар. Бу ислам өч дини фәнгә нигезләнә: гакыйдә, фикх, һәм тәсәууф. Иманны - гакыйдә (дин белеме) фәне, Исламны – фикх (Ислам хокукы) фәне, Ихсанны тәсәууф (калебләрне пакъләү, әхлак) фәне өйрәнә.
Бу елның 25-27 августында Грозныйда үткәрелгән бөтендөнья мөселман галимнәре конференциясендә “Россиядәге традицион ислам турындагы фәтвә” кабул ителде. Анда язылган: “Галимнәр бу фикердә бердәм: әһле сөннәт вәл җәмәгать ул, динне өч нигездә: Иман, Ислам һәм Ихсан белән күзаллаучылар”.
Ә ничек ортодоксаль караш башка өч билгеләмә белән яраша соң?! Аларны нәтиҗә буларак карарга мөмкин. Традицион мөселманнар чынлыкта да ватанпәрвәр, тыныч, үзләренең милләтләрен сакларга омтылалар һәм җирлектәге гореф-гадәтләрне хөрмәт итәләр. Исламның тарихта аерым милләтләр, дөнья картасында Россия барлыкка килгәнче үк булганын һәм, кешеләрнең алга таба дәүләт һәм милләт булып яшәү-яшәмәүләренә карамастан, югалмаячагын аңлыйлар.
- Ә бүгенге яшьләр шушы аңлатмаларның кайсын күбрәк кабул итә дип уйлыйсыз?
Төрлесе бар. Әгәр ул дөньяви икән, аңар елга бер мәчеткә бару, корбан чалдыру, никах укыту җитә кебек. Ислам белән бәйләнеше шуның белән бетә. Икенчеләре боларны нәкъ менә шундый булулары өчен тәнкыйтьли дә. Татарлар арасында бер гыйбрәтле хикәят таралган. Имам кеше бер авылга килгән. Теге авылда берәү дә мәчеткә йөрми икән. “Нигә йөрмисез”,- дип сорагач, алар: “Анда барыр өчен аяк юарга кирәк. Кыш көннәрендә салкын”, - дип җавап биргәннәр. Шуннан имам аларга аякларын юмыйча да йөрергә рөхсәт иткән. Авыл халкы мәчеткә йөри башалаган. Берникадәр вакыттан соң яшь имам килгән дә исе киткән. Ничек инде динебез кушканнарны үтәмичә мәчеткә йөриләр?! Шунда олы имам әйткән: “Мин аларны мәчеткә йөрергә өйрәттем, хәзер менә син аларны аяк юарга өйрәт”. Әлбәттә, олы имам алдагыны күзаллаган: мәчеткә йөри башлаган кешеләрдә рухи үзгәрешләр башланган- кемдер эчүен ташлаган, кемдер балаларын карый башлаган... Бу формаль тәгълимат түгел, ә рухи зирәклек мәктәбе. Менә шуның белән татар исламы аерыла да инде. Татар исламы һәр сорауга зирәклек белән якын килгән. Шуның өчен безнең халык ислам асылын саклый да алган. Шулай ук яшьләргә өч сәхабә турындагы риваятьнең мәгънәсенә төшенергә тәкъдим итәр идем.
- Башта аның кыскача эчтәлеген искә төшереп үтсәгез иде...
- Тарихи язмалардан, риваятьләрдән күренгәнчә, VII гасырның икенче яртысында идарә иткән Айдар хан заманында Болгар җиренә өч сәхабә – Ханзал бине Рабига, Зөбәер бине Җәгъдә һәм Габдрахман бине Зөбәер язылган. Мөхәммәт Пәйгамбәр сәхабәләрне Болгар иленә җибәргәндә “сездән могҗиза таләп итсәләр, бу өч әйбердән ярдәм сорарсыз” – дип Габдрахман сәхабәгә чалма, Зөбәергә- кара савыты, Ханзалга таяк бирә. Сәхабәләр Болгар җирендә үзләрен табиблар дип таныталар һәм күп авыруларны дәвалыйлар. Ханның Бараҗ исемле вәзире гарәп иленнән килгән бу табибләрне сарайга чакыра. Ул вакытта Айдар ханның кызы Туйбикәне паралич суккан була. Ничек кенә дәвалап карасалар да, файдасы булмый. Сәхабәләр хан сараена килеп, кызны күрәләр дә, үсеп утырган каен агачыннан себерке бәйләп, мунчада чабарга кирәк, дип киңәш бирәләр. “Кыш көне андый каенны каян табарга? Бу минем бердәнбер балам, аны терелтсәгез сезнең динегезне кабул итәрмен”,–ди хан.
Сәхабәләр Мөхәммәт Пәйгамбәр биргән әйберләрне кулланып могҗиза белән каен үстерәләр: кара савытына таякны кадап куялар, аннан Габдрахман сәхабә Мөхәммәт галәйһиссәләм биргән чалманы башына урап, ике рәкагать намаз укый. Калган ике сәхабә “Амин”– дигәч ул таяк үсеп, яшәреп зур ботаклы каен була. Аннан себерке бәйләп, хан кызын мунчага җибәрәләр. Җарияләр аны каен себеркесе белән мунчада яхшылап чапканнан соң кыз савыгып, хан сараена үз аягы белән кайта. Бу могҗизаны күреп Айдар хан мөселман була. Шуннан соң Бараҗ вәзир һәм бөтен шәһәр халкы ислам динен кабул итәләр. Риваятьләр буенча сәхабәләр Болгарда берничә ел яшиләр, Болгар халкына дин өйрәтәләр. Аннары ике сәхабә Мәдинәи–Мөнәвәрәгә кайтып китә, ә Ханзал бине хан кызы Туйбикәгә өйләнеп, Болгарда торып кала.
- Хәзрәт, бу риваятьне уйдырма дип санаучылар да бар бит.
- Әйе, ул күптәннән бәхәсләр тудырып килә. Минемчә, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) өч сәхабәсе турындагы риваять, тарихчылар, белгечләр нәрсә генә әйтсә дә, безнең өчен гаять зур әһәмияткә ия. Хәзер бу вакыйганың булу-булмавын тикшерүдән бигрәк, аның нәсыйхәте мөһим. Ул безгә үзебезне, мәдәниятебезне яхшырак аңларга һәм яхшы якка үзгәрергә булыша.
Беренчедән, өч сәхабә турындагы риваять безгә Идел буена исламның бик иртә һәм Пәйгамбәрнең үзеннән амәнәт булып килеп ирешүе хакында сөйли. Моны аңлау күп гасырлар дәвамында татарларның милли горурлыгын ныгыткан һәм бөтенләй башка дин вәкилләре арасында исламның асыл кыйммәтләрен сакларга илһамландырган. Татарлар күп гасырлар дәвамында дөньяның иң төньяк мөселманнары булып динебезне саклап яшәгәннәр. Кызганыч, совет заманында моны аңлау тулысынча юкка чыгарылган. Бүгенге көндә күп кенә татарлар үзләрен дини яктан бик зәгыйфь итеп һәм чит илләр ярдәменә мохтаҗ дип саный. Күп кенә яшьләр исламга килә. Башка халыкларның дини тормыш тәҗрибәсен аңламыйча да вак-төякләренә кадәр үзләштерәләр. Милли традицияләрдән аерылган булу сәбәпле исламдагы зирәклекне тоймыйлар.
Икенчедән, ислам, дин рухи бер дәва, шифа буларак күзаллана. Шуңа да игътибар итәргә кирәк, сәхабәләр үзләре белән ниндидер әзер дарулар алып килмәгәннәр, ә безнең җирлектәге әйберләрдән файдаланганнар. Каеннан ясалган мунча себеркесен гарәпләр кулланмаган бит инде. Дога укыгач кара савытына утыртылган таяктан үсеп чыккан каен себеркесе – тормышыбызда милли һәм гомумдини кыйммәтләрне аңлау өчен бик тирән образ. Икенче төрле әйткәндә, татарларга хас булган дини гореф-гадәтләр безгә Пәйгамбәребездән килеп ирешкән әйберләрдән үсеп чыккан, гарчә алар безнең якларга гына хас булган рәвешкә килсәләр дә. Татар халкының бик күп йолалары җирле традицияләр кысаларында ислам чакыруларын тормышка ашыру булып тора. Әйтик, намаздан соң намаз укучылар түгәрәк булып басып кул бирешеп сәламләшәләр. Бу гамәл татарлар яши торган күп төбәкләрдә таралган һәм ул мәхәлләдә үзенә күрә бер дустанә мөнәсәбәтләрне саклый торган адым. Бер яктан ул, элеккеге заман татарларның дини тормышы авазы. Икенче яктан, Пәйгамбәребезнең “Бер-берегезгә сәлам бирегез!” дип чакыруына иярү. Намаздан соң кул бирешү – тышкы яктан милли бер күренеш, ә мәгънәсендә – ислам.
Шул ук вакытта риваятькә башка яклап карыйк: мөгаен, сәхабәләр килгәнче үк хан кызын дәвалап караганнардыр, мунчада да чапканнардыр. Әмма җирлектәге йолалар исламсыз үзләре генә рухи файдасыз һәм бер дәва-шифа ролен дә ала алмый. Риваять безгә менә шуны да искәртә.
Риваятькә безгә рухи тормышыбызны дөрес төзергә ярдәм иткән “кодлар” салынган. Минем фикеремчә, бу риваятьнең кыйммәте нәкъ менә шунда да инде.
- Нинди кодлар соң ул?
- Риваятьнең төп образлары - чалма, юл таягы һәм кара савыты – Пәйгамбәрдән (с.г.в.) килгән исламның символлары, алар гасырлар дәвамында татар халкының рухи юл күрсәткечләре булып торган. Әгәр дә без Пәйгамбәрдән (с.г.в.) килгән исламның нинди булуын аңларга телибез икән, безгә бу символларда яшерелгән мәгънәне аңларга кирәк. Таяк – тынычлык сөю билгесе. Нәкъ менә татарлар өйрәнгән хәнәфи-мәтуриди мәктәбе тынычлык яклы булуы белән аерылып торган. Бу мәктәп өйрәтүләре буенча, кешенең ышануы хакында бары Аллаһ кына белә. Кем Аллаһка якынрак, кем ихласрак – Аллаһ кына белә. Кешенең эчке дөньясында казыну юк. Бу бик күп каршылыкларны юкка чыгарырга ярдәм итә, чөнки бер-беребезне имансызлыкта яки син мөселман түгел, дип гаепли алмыйбыз. Мондый караш татар халкының тыныч холкын формалаштырган.
Кара савыты – гыйлем һәм татарлар дини тормышларында таянган имам Әбу –Хәнифәнең дини кануннарны аңлатудагы рухи зирәклеге. Карл Фукс та язып калдырган. Татарлар европа илләрендә бик күп халыклардан белемлерәк дип. Бездә гыйлем мәчетләр каршында эшләп килгән мәдрәсәләрдән таралган. Шулай ук, кара савыты Әбу Хәнифә шәхесе белән турыдан-туры бәйле. Ирак диалектында “хәниф” сүзе кара савыты дигән мәгънәне аңлата. Әбу Хәнифә галим кеше буларак һәрвакыт язган һәм кара савытын гел үзе белән йөрткән. Чалма – татарларның суфыйчылык традицияләренә иярүләре нәтиҗәсендәге эчке рухи иреклек. Менә шушы өч билге “Татарларның традицион исламы нәрсә ул?” дигән сорауга җавап булып тора да. Бу ислам тыныч, зирәк һәм ирекле булуы белән аерылып тора.
- Хәзрәт, сезнең язмалар буенча интернет кырында еш кына бәхәсләр килеп чыга. Бу китап та бәхәсләргә урын калдырамы?
- Бәхәсләр булыр, мөгаен. Һәр нәрсә чагыштырулардан тора бит. Тарихи яктан искергән, бүгенге көнгә яраклашмаган мәсьәләләр дә күрсәтелә китапта. Менә шуның өчен тәнкыйтьләрләр дип уйлым.
- Әлеге китап дини дәреслек буларак чыгамы, ул кемнәргә атап әзерләнде?
- Юк, дәреслек түгел. Иң беренче чиратта бу китап татарлар, шул исәптән дини өйрәтүләрне аңларга омтылган татар яшьләре өчен. Анда мин бик күп татар галимнәре хезмәтләреннән дәлилләр китерәм. Шулай ук китап “Безнең традицион ислам нинди?” дигән сорауга җавап эзләүчеләргә.
Айзирәк Гәрәева, “Идел” журналы