Дин галимнәре традицион ислам яклы

26 октябрь 2016 ел 15:17
Дин галимнәре традицион ислам яклы

25 октябрьдә Мәскәүдә “Россиядә Ислам:  традицияләр ныклыгы һәм бүгенге заманга ачык булу” дип аталган конференция уздырылды. Әлеге фәнни-гамәли сөйләшүне Россия  Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты оештырды.

Конференция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, РИУ проректоры Рөстәм Нургалеев катнашты.

 Сөйләшүгә төрле төбәк мөфтиләре, Виталий Наумкин, Фәрит Әсадуллин, Тәүфыйк Ибраһим, Леонид Сюкияйнен кебек Россия Фәннәр академиясе әгъзалары - галимнәр җыелган иде. 

Чарада фән һәм дин белгечләре Россиядәге бүгенге дини вәзгыять, мөселманнар тормышы хакында фикерләште. Аерым алганда сүз, бу елның 25-27 августында Грозныйда үткәрелгән бөтендөнья мөселман галимнәре конференциясендә кабул ителгән “Россиядәге традицион ислам турындагы фәтвә” турында барды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышы вакытында сөнни ислам төшенчәсен аңлатты. Татар дин галимнәре хезмәтләреннән мисаллар китереп, татарларның гасырлар дәвамында  фикъһ мәсьәләләрендә хәнәфи мәсхәбендә, гакыйдәдә матуриди булулары хакында сөйләде. Мөфти фикеренчә, “Грозный фәтвасы” мөселманнарның гасырлар буена сакланып килгән үзенчәлеген ныгытты гына.  

Исламны өйрәнгән дөньяви галимнәр, көнбатыш дин белгечләреннән аермалы буларак, бердәм рәвештә мөселманнарның ихтыяҗларын яклау ягында. Алар дөнья күләмендә һәм Россиядәге дини вәзгыять өчен борчылалар. Бөтен гомерен иң күркәм диннәрнең берсе – исламны өйрәнүгә багышлаган галим Леонид Сюкийянен шул хакта әйтеп, ислам мәдәниятенең югары дәрәҗәдә саклануын теләде.

Конференция азагында  ислам белгечләре  киң җәмәгатьчелеккә аталган мөрәҗәгать кабул иттеләр. Бу мөрәҗәгатьтә дин белгечләренең традицион ислам кыйммәтләрен яклавы, исламны тышкы йогынтылардан саклау мөһимлеге ассызыкланды.

Мөрәҗәгатьтә Россия Голәмәләр шурасын оештыру мөһимлегенә дә басым ясалды. Белгәнебезчә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу хактагы фикерләрен үзенең чыгышларында берничә мәртәбә инде яңгыраткан иде. Ул Болгар ислам академиясендә шундый киңәшмә орган булдырырга тәкъдим итте. “Ислам белгечләре мөрәҗәгате”ндә  әлеге тәкъдим  урын алды.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы