Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә нәзарәттә быелгы хаҗ сәфәренә багышланган җыелыш үткәрелде. Җыелышта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми хаҗ операторы “ТР МДН Хаҗ”ның җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, район имам-мөхтәсибләре, хаҗиларга ярдәм күрсәткән төркем җитәкчеләре катнашты.
Җыелыш, нигездә, изге сәфәрне оештыру мәсьәләләренә багышланды.
Белгәнебезчә, быел мөфти хәзрәтләре үзе дә хаҗ кылды. Шуңа күрә ул сәфәрне шәхсән үзе күргәннәрдән чыгып та бәяләде. Үткән хаҗга нәтиҗәләр ясап, мөфти быелгы хаҗ сәфәренең яхшы узуын билгеләп узды һәм төркем җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. Нәзарәт тарафыннан үткәрелүче Коръән конкурсында җиңүче хаҗ юлламасы белән бүләкләнәчәге хакында искә төшерде.
Мәгълүм булганча, быел 900 кеше хаҗга барды, аларга гарәпчә камил белгән дин белгече - 18 төркем җитәкчесе ярдәм итте. Хаҗ башланганчы ТР МДН хаҗ компаниясе укулар уздырды.
Хаҗ сәфәре тәмамлангач мөхтәсибәләрдә күп сандагы очрашулар оештырылды. Хаҗилар якташларына үзләренең сәфәрләре хакында сөйләделәр, хатирәләре белән уртаклаштылар.
Хаҗ – ислам дине нигезләренең берсе булган олуг бер гыйбадәт. Хаҗ дип Мәккәи-Мөкәррәмәгә барып, шәригатьтә күрсәтелгән рәвештә билгеле бер гамәлләрне кылу белән бергә Кәгъбәтулланы зиярат кылуга әйтелә. Хаҗ – бөтен гыйбадәтләрне, ягъни җан, тән һәм мал гыйбадәтләрен үз эченә алу өстенә мөселманнар өчен бер гыйбрәтле вакыйга да булып тора.
Ислам диненең башка баганаларыннан аермалы буларак, ул билгеле бер вакыт эчендә һәм Җир шарының билгеле бер урынында кылына.
Хаҗ сәфәре хакында тулырак “ТР МДН Хаҗ” рәсми хаҗ операторының сайтыннан - http://dumrt-haj.ru/ танышырга мөмкин. Шулай ук биредә киләсе хаҗга бару өчен гаризалар язып калдырырга мөмкин.
“ТР МДН Хаҗ” рәсми хаҗ операторы белән элемтәгә керү өчен:
5249210@gmail.com
8-800-555-92-10, 524-92-10, 200-93-11;
Адрес: Татарстан, Казан, Вахитов районы, Габдуллы Тукай ур., 3.