Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия ислам институтында БТК Башкарма комитеты бюросының күчмә утырышында катнашты.
Утырыш Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә барды. Сөйләшү Татарстан дини уку йортларында татар телле белгечләр әзерләү мәсьәләсенә багышланды.
Утырышка кадәр Россия ислам институты, татар мәгарифе тарихы музее, татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы белән танышу булды.
Сөйләшүдә шулай ук депутат Разил Вәлиев, тарихчы Дамир Исхаков, мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.