Җомга вәгазе - Аллаһтан биш бүләк

28 октябрь 2016 ел 09:48
Җомга вәгазе - Аллаһтан биш бүләк

Галәмнәрне юктан бар кылып, безнең тәнебезгә җан иңдерүче АллаҺ Раббыбызга дан-мактауларыбыз булсын! Һәм дә Аның дөнья мәдрәсәсенә соңгы укытучы итеп җибәрелмеш пәйгамбәре Мөхәммәдкә ﷺ  күңел түрләребездән чыккан иң зур салават шәрифләребез булса иде. Бүгенге вәгазебез мөселман кешесе кадерләргә тиешле биш бүләк турында булыр. Аллаһы Раббыбыз «Әл-Мүлек» сүрәсендә әйтә:

«Ул үлемне һәм тереклекне халык кылды, йөкләмәләр йөкләп сезне сынар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен, Ул һәрнәрсәдән өстен вә ярлыкаучы». «Мүлек / Патшалык», 67:2

Безнең бу дөньяга килүебез бушка, күңел ачар өчен генә түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алып, Аның җәннәтенә ирешергә кирәклекне аңларга тиешбез. Әлбәттә, бу бик җиңел түгел, шуңа да карамастан, безгә бу дөньяда бирелгән вакытны мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрергә кирәк. Ислам күзлегеннән караганда, файдалы дигәннең мәгънәсе ни соң ул? Әйдәгез, Пәйгамбәребезнең ﷺ  хәдисләренә һәм Корьәни Кәримгә күз салыйк. Бик тә билгеле бер хәдистә Пәйгамбәребез ﷺ  биш нәрсә килгәнче биш нәрсәнең кадерен белергә кирәк, диде. Нинди биш нигьмәт турында сүз бара соң?

Беренчесе – үлем килгәнче тормышның кадерен белү. Тормыш... Ә нинди нигьмәт соң ул тормыш? Әгәр безгә билгеле бер сумма акча бирсәләр һәм: «Менә шушы акча беткәнче яшәгез», – дисәләр? Ә акча көннән-көн азая бара, һичшиксез, безнең борчылуыбыз артканнан-артыр иде. Безнең гомеребез дә нәкъ шуның шикелле үк көн саен кыскара бара. Ә бездә нигәдер борчылу юк. Намазга өндәгәч, күп кенә кешеләр: «Әй, әле вакытым юк, картайгач укырмын, бабайлар кебек мәчеттә генә утырсам, тормышны кем алып барыр?» – дип җавап кайтара. Ә бит без үлемнең кайчан киләсен белмибез. Шуңа Расүлебез ﷺ тормышның каде- рен белергә боерган.

Икенчесе – авыру килгәнче сәламәтлекнең кадерен белү. Безнең, Аллаһка шөкер, аяк-кулларыбыз бар, күзләребез күрә, колакларыбыз ишетә. Кемдер мондый бәхет турында хыяллана гына ала бит. Ә кайберәүләр төрле-төрле начар гадәтләр белән сәламәтлеген бетерә. Тәмәкене генә алыйк, күпме әгьзаларга зыян килә. Андый кеше Аллаһ каршына үз-үзен үтерүче булып бара. Корьәндә әйтелгәнчә,

 «Янә үз-үзегезне, яки дин кардәшегезне үтермәгез. Дөреслектә, Аллаһ сезнең өчен рәхимле булды». «Нисә / Хатыннар», 4:29

Өченчесе – фәкыйрьлек килгәнче байлыкның кадерен белү. Байлык та Аллаһ Тәгаләдән килгән бер сынау. Байлыгы булган кеше фәкыйрьләр хәлен белми, күңеле ваемсызлана, тәкәбберләнә, үзенә Раббысы тарафыннан куелган чикләрне уза башлый. Ахырда, байлыгын югалткач, төрле түбәнлекләргә төшә башлый. Шуңа Адәм баласы булган байлыгыннан сәдакасын биреп, зәкәтен түләп һәм һәрдаим Аллаһыга шөкер кылып яшәргә тиеш. Бу урында без «Касас / Хикәя» сүрәсендә китерелгән Карун кыйссасын искә төшерсәк, урынлы булыр, дип уйлыйм. Муса пәйгәмбәр заманында аның туганнан туган агасы Карун шулкадәр бай була, ал- тын тутырылган сандыгының ачкычын ун кеше күтәреп йөри. Бервакыт аңа Бәни Исраил кавеменең иманлы бәндәләре: «Аллаһка гыйбадәт кыл, байлыгың белән масаеп йөрмә», – дигәч, ул җавап итеп: «Мин байлыгымны үз гыйлемем белән таптып, ә Аллаһныкы белән түгел», – ди. Әмма җир йотканда аңа байлыгы да, гыйлеме дә ярдәм итә алмады.

Дүртенчесе – вакыт тыгызлыгы килгәнче, буш вакытның кадерен белү. Бүгенге көндә вакыт төшенчәсе иң кадерле нәрсәләрнең берсе. Без аны бик күп исраф итәргә яратабыз. Вакытыбыз күп, әмма аны кемдер кино карап, телевизор каршында утырып, ә кемдер буш сөйләшүләр белән үткәрә. Әле без, намаз әһелләре дә, биш вакыт намаз гына укырга өлгерәбез. Ә нәфел гыйбадәтләргә вакыт таба алмыйбыз. Бу Кыямәт көне якынлашуының бер билгесе. Мәчеттә берәр эш эшләргә чакырсаң, минем вакытым юк, дигән җавап ишетергә туры килә. Хәтта намаз укырга өндәгәндә дә шулай! Ә бит болай да кыска вакытыбызны Аллаһ Раббыбыз ризалыгын алырга омтылып, өстәмә гыйбадәтләр кылып үткәрсәк, үзебез өчен хәерлерәк булыр иде. Ахирәттә интернетта күпме утырдың, күпме буш сөйләшү белән тулы әңгәмәләр кордың, дип сорамаслар. «Аллаһ биргән вакытны ничек үткәрдең, Аның ризалыгын алыр өчен ниләр эшләдең?» – дигән сорауга ни дип җавап бирербез?

Бишенчесе – картлыгың килгәнче яшьлегеңнең кадерен белү. Белгәнебезчә, барлык җиһазлар да яңа вакытта күбрәк файда китерә. Адәм баласы да шулай. Яшь кешенең энергиясе дә, гыйлем алу, гыйбадәт кылу мөмкинлеге дә олы кешенекенә караганда күбрәк. Яшьлек өчен кеше Раббысы каршында җавап тотачагы турында бер хәдисне әйтеп китсәк, урынлы булыр. Пәйгамбәребез ﷺ  әйткән: «Ул Кыямәт көнендә дүрт сорауга: аның тормышы һәм ул аны ничек итеп үткәргәне турында; аның яшьлек еллары һәм ул аны ничек файдаланганы турында; аның байлыгы һәм ул байлыкны ничек итеп тапканы, ничек сарыф иткәне турында; аның гыйлеме һәм ул гыйлемнәрне файдаланып, ниләр кыла алуы турында җавап бирми торып, бер генә бәндәнең дә ул көнне бер аягы да кыймылдамаячак». Игьтибар белән карасак, яшьлек дигән төшенчә дә хәдистә бәян кы- лынган. Әлбәттә, яшь чакта көч күп, әле энергияң ташып тора, җитмәсә, төрледән-төрле мавыктыргыч шөгыльләр кызыктырып, үзенә җәлеп итеп тора. Һәм сиңа намаз укырга, Корьән өйрәнергә әле иртәрәк кебек тоела, әле өлгерермен, дип уйлый. Кызганычка, күпме кеше шулай бу дөнья ялты- равыкларына алданып, тормышның чын ләззәтеннән колак кага.

«Вә һичбер кеше кайда үләчәген белмәс, вә һичбер кеше иртәгә нәрсә эшләячәген белмәс, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә һәр нәрсәдән хәбәрдардыр». «Локман», 31:34

Һәм тагын бер хәдисне искә төшереп үтәсе килә.Сөекле Пәйгәмбәребез ﷺ :

«Иң яхшы яшь кеше – ул гыйбадәттә картларга охшаганы. Ә картларның иң начары – гөнаһлары белән яшьләргә охшарга тырышучысы», – диде. Ягьни карт кеше инде зәгыйфьлеге сәбәпле гөнаһ кылмаса, яшь кеше көче булып та, гөнаһтан тыелып тора алса, Аллаһ әнә шундый яшь кешене ярата. Ә Аның каршында иң начар карт кеше шул – картлык зәгыйфьлеге булып та, ул яшьләр кебек гөнаһлар кыла. Менә, газиз дин кардәшләрем, шушы биш нигьмәт турындагы хәдистә күпме файда, зирәклек бар. Инде барчабызга да, иманнарыбызны куәтләп, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсә иде.

Вәгазь ТР МДН нең "Шура" дини альманахыннан алынды  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы