Татар телле имамнар тәрбияләү хакында...

28 октябрь 2016 ел 13:44
Татар телле имамнар тәрбияләү хакында...

27 октябрьдә Россия ислам институтында БТК Башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Утырыш Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә барды.

Сөйләшүнең төп темасы буларак, Татарстан дини уку йортларында татар телле белгечләр әзерләү мәсьәләсе билгеләнсә дә, фикер алышуда катнашучылар күбрәк бүгенге татар имамнарының эшчәнлегенә бәйле карашлары белән бүлештеләр. 

Татар теленә кагылышлы фикерләргә аерым тукталганчы, сүзне бүгенге дини мәгариф өлкәсен гомуми күзаллаудан башлау кирәктер.

Татарстан мөселман мәгарифе ике төп бурычны тормышка ашыра:  дини кадрлар әзерләү һәм киң җәмәгатьчелеккә дини белем, тәрбия бирү. Бүгенге дини мәгариф өлкәсе бербөтен һәм ул система өч өлештән гыйбарәт. Беренчесе - мәчетләр каршындагы курслар, ягъни башлангыч белем бирү. Икенчесе – урта һәм югары һөнәри дини белем бирү учрежденияләре. Бүгенге көндә республикада тугыз мәдрәсә, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты эшләп килә.  Өченчесе  имамнарның һәм мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең белемен күтәрү юнәлешендә эшләүче үзәкләр керә.

2015 елның сентябрь аеннан дини белем бирүче оешмаларда эшчәнлек Урта һөнәри дини белем бирү учрежденияләренең белем бирү стандартларына таянып алып барыла. Әлеге документта дини уку-укыту йортларында алып барылган дәресләр, дәреслекләр, программалар каралган. Аны уку-укыту эшләрен алып бару буенча таләпләр җыелмасы дип әйтергә дә була. Шул таләпләр буенча һәр мәдрәсәдә татар теле, татар әдәбияты, Татарстан һәм татар халкы тарихы дәресләренә 200дән артык сәгать куелган. Россия ислам институтында конгресс белән берлектә татар теле кафедрасы оештырылды.

Туган телне китап саклый. Шуңа күрә дә нәзарәт татар телендә язылган дини дәреслекләр чыгаруга аерым игътибар бирә. Бу татар дини телен саклау өчен дә эшләнелә. Узган уку елында (2015-2016) мәдрәсәләргә төп әдәбият, дәреслек буларак нәзарәт тарафыннан 11 төрле татарча китап бастырып таратылган. “Гакыйдә”, “Имам вазыйфалары”, “Изгеләр бакчасы”, “40 хәдис”, “Гыйбадәте Исламия” һәм башкалар. Узган уку елында бу китаплар мәдрәсәләргә 5 меңнән артык данә җибәрелгән. Динне генә түгел, хәтта татар телен саклау өчен дә рухи мирасны өйрәнү, белү кирәк. Шуңа күрә стандартларны төзегәндә классик татар дин әһелләре хезмәтләрен өйрәнү аерым игътибар үзәгенә куелды.

Инде Бөтендөнья татар конгрессы бюро утырышына кайтсак, фикерләр түбәндәгечә яңгырады:

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие:

- Быел Хаҗдан бер китап алып кайттык. Анда Мәккә галимнәре хакында язылган. Шунда ук биш урында татар галимнәре хакында искә алынган. Евразия ислам шурасы советы утырышында катнашкан галимнәр дә татарларның һәр фән буенча дәреслеге булуы хакында әйттеләр. Безнең Ризаэтдин Фәхретдинов кебек зур галимнәребез булган. Белем алу өчен китапларыбыз җитәрлек, аларны өйрәнергә кирәк. Бүгенге көндә мәчетләребездә татар теле курсларын оештыра башладык.  Гали мәчетендә татар теле укытыла. Укытучылар булса, башка мәчетләребездә дә ачтыра алабыз. Бергәләшеп өйрәтик. Телебезне өйрәнә алсак, иске китапларыбызга кайта алсак татар теле дә сакланыр.

Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе:

- Конгресс дини оешмалар белән хезмәттәшлекне шактый еллар буе алып бара.  Бу безнең күп еллардан килә торган тәҗрибә. Төп объектыбыз -татар халкы. Без аны берничек тә бүлгәли алмыйбыз. Конгресс та, мөфтият тә моны яхшы аңлый. Бүгенге көндә дини һәм милли оешмалар үзара хезмәттәшлек итә.  Чит төбәкләрдә дә, үзебездә дә бер-беребезгә кирәклегебезне тоябыз. Әмма шактый зур саллы эшләр эшләп тә дин өлкәсендә үзебезгә ошамаган әйберләр килеп чыкты. Ул - тел мәсьәләсе. Җәмәгать төрле милләтләрдән туплана, шуңа күрә бары бер телдә сөйләү кирәк дип әйтүчеләр дә бар. Кемдер туган телен белмәү аркасында, үзенә җиңелрәк юлны карый. Ләкин ничек кенә булмасын, татар халкының  туган телен, татар телен саклавы дин өлкәсенә дә кагыла. Шуңа да РИУга мөрәҗәгать иттек. Чөнки югары белемле кадрларны алар әзерли. Ул абруйлы уку йорты. Алар әзерләгән кадрлар ил буенча көтеп алынган кадрлар. Кая барсак та татар телле дини кадрларны сорыйлар. Күп җирләрдә милли -дини эшләрне алар тартып бара. Бер ел элек республика җитәкчелеге ярдәмендә РИУда татар теле кафедрасы булдырылды. Бу ректор теләге белән эшләнде.

Бүгенге сөйләшүдә Татарстан мөфтиенең катнашуы зур дәрәҗә дип саныйм. Соңгы вакытта мөфти инициативасы белән җомга вәгазьләрен татарча сөйләүне кертү - татар дөньясы өчен күңелле яңалык буларак кабул ителде. Без моңа шатландык.  Сезгә бу уңайдан рәхмәтебезне белдерәбез. Татарларның үзләре салган мәчетләргә йөрмәүләре, аларның татар телле булмавына аптырыйлар. Моның сәбәпләрен аңлаша алмыйлар. Миңа калса, белемле имам үзенең туган телендә сөйләгәндә  офыклары киңрәк була.  Чөнки ул тарихны да белә, мохитне тудыра ала. Шуңа халыкны да тота ала. Телне белмәгән имамнар килгәндә  даирә тарая. Гомумән, вәгазьләрне татар телендә алып бару турындагы карарның  башка төбәкләргә дә йогынтысы зур булачак.

Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтиенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары, ректор:

- Бүгенге көндә урта  дини уку йортларында- мәдрәсәләрдә 2400 шәкерт укый. 1400е - бездә. Барысы - 3800 кеше укый. Көндез укучылар читтән торып укучыларга караганда аз. Без икенче ел дини стандартларга нигезләнеп укытабыз. Без кемнәрне әзерлибез? Имам нинди булырга тиеш? Гарәп телен камил белсенме, ислам диннәренме? Стандартларны кабул иткәндә менә шушы һәм башка бик күп сорауларны тикшердек. Әлеге документның Россиядә аналогы юк. Шулай ук дәреслекләрне бик күп сөйләшүләр, фикер алушылар белән төзедек. Анда татар дин әһелләренең дә, бөтендөнья классик дәреслекләрне дә исәпкә алдык. Мәдрәсәләргә  керттек. Бу стандартлар белән эшләү бик авыр, чөнки таләпләр зур. Шуңа күрә дә мәдрәсә җитәкчеләренә дә авырга туры килә. Шулай да бу дини мәгариф өлкәсендә соңгы еллардагы иң зур вакыйга һәм алгарыш булды.  

Татар телен өйрәнүгә килгәндә, дини уку йортына килүчеләрнең мотивацияләре башка. Алар динне, гарәп телен тирәнтен өйрәнергә дип киләбез, диләр. Татар теле кирәк, аны өйрәнәбез дип торучылар аз. Шулай ук татарлар килмәгәч, башка милләт вәкилләре күп укый, алар инде татар телле түгел.

Без быел шәкертләрне укырга кабул иткәндә үк, татар мәхәлләләрен татар имамнары белән тәэмин итүне бурыч итеп куйдык. Телне белгән татар мәхәлләләрендә эшли алырлык кадрлар җитәрлек булырга тиеш. Дин өлкәсендә татар телсез булмый дип саныйбыз.

Сөйләшүдә мәдрәсә китапханәләрен  татар әдәбияты белән баету,  татар теле буенча әзерлек курслары ачу, дини татар әдәбияты дәреслеген булдыру кирәклеге хакында да тәкъдимнәр яңгырады. Татар телен саклауда мәчеттә татар телле имам тудырган мохит мөһимлегенә аерым басым ясалды.

Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте нәшер иткән татарча китапларның, татарча вәгазьләр бастырыла торган “Шура” альманаһының башка төбәкләрдәге татарлар өчен дә дәреслек булып барып ирешүе хакында әйтелде. Шулай итеп, сөйләшүдә катнашкан дин әһелләре чыгышларыннан ук,  соңгы елларда нәзарәт, дини уку йортлары тарафыннан татар телен камил белгән, рухи мирасыбызны таныган имамнар, остабикәләр, мөгаллимнәр әзерләү юнәлешендә күп эшләр башкарылуы күренде.

Әмма телгә ихтыяҗ үстерелмәгәндә тел мохиты үзеннән-үзе кысыла бара.  Әйтик, хәзрәтләр мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татарча сөйләргә дигәч тә  төрле каршылыклы фикерләр таралды. Шуңа күрә туган телне саклау ул, барыбызның да теләк булырга тиештер. Хәзрәтләр, мөгаллимнәр үзләренчә тырыша. Мәчеткә йөрүчеләр, шулай ук мәдрәсәгә укырга килүчеләр, яшьләр дә динебезне, телебезне, мирасыбызны белү теләге белән янсын иде. 

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы