29 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре Казанның Бишбалта бистәсендәге мөселман зиратында, шулай ук Яңа татар бистәсе зиратында өмә үткәрде. Бу игелекле эштә нәзарәтнең "Хәләл" комитеты, Вакыф фонды, хаҗ бүлеге, "Хозур" нәшрият йорты вәкилләре дә катнашты.
Зиратны, каберлекләрне көзге чүп-чардан, ботаклардан чистарткач, өмәчеләр мәрхүмнәр рухына дога кылды.