Чираттагы аттестация бара

31 октябрь 2016 ел 14:06
Чираттагы аттестация бара

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә чираттагы аттестация комиссиясе бара. Бу юлы нәзарәткә Казанның Вахитов районы имамнары җыелды.

Аттестацияне республиканың барлык имамнары да, шул исәптән мәчетләрдә хәзрәт булып эшләүче нәзарәт вәкилләре дә уза. Ул имамнарның мәхәлләләрдә алып барган дини эшчәнлекләре белән танышудан гыйбарәт. Шулай ук хәзрәтләр дини сораулар буенча фикерләшәләр, сорауларга җавап бирәләр. Шул рәвешле имам кешенең дини эшчәнлеге дә, гыйлеме дә барлана. Моннан тыш нәзарәт вәкилләре белән мәхәлләләргә кагылышлы мәсьәләләр уртага салып сөйләшенә.  

Бүген аттестация комиссиясендә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Идел буе һәм Вахитов районы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм башкалар катнаша. 

Аттестацияне Татарстан районнары имамнары узгач, Казанныкылар үтә башлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы