Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, шәкертләрне җиденче мәртәбә “Саматов укулары”на җыйды. Әлеге чара, бердән, Габделхак хәзрәт Саматовны искә алу булса, икенчедән, совет чорында һәм үзгәртеп кору елларында дини кыйммәтләрне саклаган, үстергән хәзрәтләрнең эшчәнлеген зурлаудан торды.
Коръән укылгач конференцияне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачты. Мөфти үзенең сүзен: “Бүген бирегә Татарстанның беренче казые Габделхак хәзрәтне белгән, аның эшен дәвам итүче имамнар җыелды”, - дип башлап җибәрде. Аннары ул Габделхак хәзрәтнең дини эшчәнлеге хакында сөйләде.
“Габделхак хәзрәт Саматов совет заманында динебезне саклап калган, берничә буын дин әһелләрен тәрбияләгән олуг остаз. Ул Татарстанда иң беренче рәсми мәдрәсәне эшләтеп җибәрә. Башта Чистайда ача, аннары Казанда оештыра. Аның шәкертләре хәзер үзләре дә мөфтиләр, хәзрәтләр. Габделхак хәзрәтне күпләр шәригать хөкемнәрен үтемле итеп аңлатып биргән казый буларак беләләр. Дини сорауларга җавап рәвешендә чыккан китаплары, вәгазьләре, хөкемнәре аның зур гыйлем иясе булуы хакында сөйли. Габделхак хәзрәт дини яңарыш башланган чорда күп сандагы дини эшләргә җитәкчелек итә. Замандашлары сөйләвенә караганда, нинди генә кыен хәлләргә тарыса да ул сабырлыкка, тынычлыкка чакырган дин әһеле. Аның елый-елый дога кылганнарын искә төшерәләр. Хәзрәтнең ихласлыгы көчле иде диләр. Габделхак хәзрәт - динебезгә фидакарь хезмәт иткән, исламны саклаган һәм безнең көннәргә китереп җиткергән тәвәккәл, ихлас һәм гыйлемле дин әһеле”, - диде Камил хәзрәт.
Чыгышын ул: “Ел саен нәзарәт, чордашлары, шәкертләре Габделхак хәзрәтне искә ала һәм аның дәвамчыларын барлыйбыз. “Саматов укулары”нда дин өлкәсендә зур тырышлык куйган, рухи мирасыбызны саклаучы шәхесләргә “Рухи мирас” премиясен тапшырабыз”, - дип, быелгы бүләк иясен игълан итте. Татарстан мөфтие “Рухи мирас” медален Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Рәзил Вәлиевкә тапшырды. Бу вакытта барча дин әһелләре, кунаклар урыннарыннан торып тәкъбир әйтеп тордылар.
Бүләк иясе үзенең дә буш килмәве хакында җиткерде: мөфтигә “Җыен” фонды татар халык шагыйре Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән ике томлык җыентыкны бүләк итте. “Бу китапларга кергән тукай турындагы хатирәләрнең дүрттән бер өлеше беркайда да басылмаган. Тукайның нәселе - 7 буыны муллалардан. Бу китаплар Тукайны бөтенләй башка яктан ача”, - дип китапларны Камил хәзрәткә тапшырды.
Разил әфәнде үзенә бүләк бирелүе турында ишеткәч гаҗәпләнеп калуы хакында әйтте.
- Мин турыдан- туры дин әһеле түгел бит. Бер төн йокламадым, халык аңлар микән дип. Дин өлкәсендә нинди гамәлләр майтардым дип, уйлый торгач кайбер нәрсәләр искә төште. Безнең әнкәй ягы бик дини иде. Әнием биш намазын калдырмады. Ул мәчет манарасын алгач айны яшереп куйган. Мин 1979 елны, әле коммунистлар заманында, китабымны чыгаргач авылга кайтып, шул китапның гонорар акчасына үзебезнең авыл мәчетенең манарасын торгызган идем. Шуннан Казанга кайткач Мәрҗани мәчетенә барып, Габделхак хәзрәткә бу хакта сөенеп сөйләдем. Ул вакытта, бигрәк тә 80 еллар ахыры 90 еллар башында, Габңделхак хәзрәт белән бик тә аралашып яшәдек. Ул чакта Татарстан милли китапханәсен җитәкли идем. Хөкүмәт карары белән безгә Печән базары мәчетен бирделәр. Без анда борынгы китапларны сакладык. Ә Татарстан милли китапханәсе хисабына Печән базары мәчетенә манара куйдырдык. Ул хәзер дә бик матур тора. Аннары китапларга урын җитмәгәч Гали мәчете, Баруди мәчетен бирергә уйлаганнар иде, аларына инде куәтебез җитмәде. Менә аларны хөкүмәтебез белән бергә мөфти хәзрәтләре бик матур итеп төзекләндереп куйдылар. Безнең комитет эшчәнлеге дә дини эшләр белән бәйле. Дәүләт Советының да иң беренче кабул иткән законнарыннан берсе вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турындагы закон булды. Аны әзерләүдә, кабул итүдә турыдан- туры катнаштым. Шулар хакында искә төшергәч тынычландым. Алга таба да милләт, дәүләт белән динне бергә алып барсак, эшләребез уңышлы булыр.
Конференциядә катнашкан Габделхак хәзрәтнең улы Таһир хәзрәт әтисе хакындагы хатирәләрне дулкынланып искә төшерде. Иң баштан ул әтисен онытмаулары һәм аны зурлаган чаралар үткәргән өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә, мөфтигә, Габделхак хәзрәтнең шәкертләренә, милләттәшләребезгә рәхмәтләрен җиткерде. Әтисе хакында исә “Дини гыйлемне кешеләргә көне-төне таратырга тырышты”, - диде һәм түбәндәгеләрне әйтте:
- Без әтинең нинди хезмәттә булганын, ничек яшәгәнен, башкалар белән ничек мөгалләмә кылганын - барысын күреп үстек. Аның һәрвакыт янында китабы һәм комганы йөрде. Өйдә бергәләп намаз укыгач безгә Коръән укыта иде. Сүрәләрне яттан белә идек. Болар барысы да гаилә эчендә күргән тормыш. Һәрберебез шул тормышны дәвам иттек. Әти дини гыйлемен кешеләргә көне-төне таратырга тырышты. Беркайчан вакытын кызганмады. Әти яшәгән вакытлар катлаулы чорлар иде, кемнәргәдер аңар нахак сүзләр әйтергә дә туры килде. Иркенлек заманы килгәч, 90 нчы елларда алар һәммәсе дин асылын аңлап гафу үтенделәр. Хәтта гафу итә алмаслык хәлләр, дип уйлаучылар да булды. Әти исән вакытында үз теле белән һәркемне гафу итүе хакында әйтте.
Таһир хәзрәт чыгышын нәсихәт сүзләре белән тәмамлады: "Җәмәгать ислам - ихласлык, тәкъвалык, дөреслек, хаклык дине. Безнең арада гаеп итү, нахак булырга тиеш түгел. Динебез, илебез, милләтебез өчен рухланып торырга тиешбез. Әти һәрвакыт аңлашылмаучанлыклардан Аллаһы Тәгаләгә ялварып, догалар кылып чыгарга чакырды. Без дә шайтан вәсфәсенә иярмичә, бер-беребезне тәнкыйтьләп, рәнҗетеп китмик. Киресенчә, хөрмәт белән карыйк, галимнәребезне галим итеп күрик, барчабызга да динебезне дөрес итеп кабул итәргә насыйп итсен".
Конференциядә күп сандагы дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады. Алар арасында баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе Ришат хәзрәт Курамшин һәм башкалар бар иде. Аларның һәркайсы Габделхак хәзрәтне хикмәтле рухи остаз буларак искә алдылар. Совет чоры танылган дин әһелләре хезмәтенә хөрмәт һәм игътибар бирү мөһимлеген ассызыкладылар.
Конференциядә катнашучыларга узган елгы "Саматов укулары" җыентыгы өләшенде.
Айзирәк Гәрәева, ТР МДН Матбугат бүлеге