Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә:“ Өйләрегездә Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укыгыз. Чөнки Коръән укылмаган өйдә яктылык аз, яманлык күп була һәм анда күңелсез вә борчулар яшиләр”, - ди.
Мөәмин – мөселман Коръән укудан күңел тынычлыгы, авыруларына шифа һәм иң әһәмиятлесе тормышында туры юл таба. Шуның өчен без Коръәнне өйрәнергә һәм даими укырга тиеш.
Шушы максатларны күздә тотып, 2 ноябрь көнне районыбызның Җәмигъ мәчетендә Коръән укучылар арасында бәйге оештырылды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар Коръәнне яттан һәм карап уку буенча ярыштылар. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Хатын-кызлар арасында Коръәнне яттан сөйләү буенча:
1. Гыйбадуллина Гөлназ
2. Хаернасова Гөлфатима
3. Әнвәрова Эльмира.
Коръәнне карап укучылар арасында:
1. Насибуллина Фатима
2. Валиева Марсила һәм Заһертдинова Кәүсәрия
3. Зәйнуллина Нәзилә һәм Насертдинова Хидәя.
Ир – атлар арасында карап уку буенча
1. Хөсәенов Нур ( Татар Суксу)
2. Мирсалихов Илшат ( Яңа әлем)
3. Солтанов Булат ( Актаныш)
Ир – атлар арасында яттан уку буенча
1. Мингалимов Назыйф ( Актаныш)
2. Фазлыев Фәнил ( Күҗәкә)
3. Мансуров Рәшит ( Актаныш)
Шушы ук көнне 10-15 яшьлек балалар арасында Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте Исламия” китабы буенча сорау-җавап бәйгесе үтте.
Кыз балалар арасында җиңүчеләр:
1. Хаҗиева Таңсылу ( Актаныш)
2. Хафизова Айназ ( Яңа Кормаш)
3. Батыргараева Диләрә ( Актаныш)
Ир балалар арасында җиңүчеләр:
1. Хабибуллин Айдар ( Яңа Кормаш)
2. Мирзасалихов Айнур ( Яңа Әлем)
3. Фазлыев Таһир ( Күҗәкә)
Һәртөрле тәрбиянең башы - ачкычы булып Аллаһны тану һәм Аның кануннары буенча яшәргә өйрәнү тора. Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ канунарына буйсынып яшәү генә яшьләргә дә, картларга да тормыш диңгезендә туры юлны табарга, адашмаска ярдәм итә. Бала үзенең кылган гамәлләре өчен кешелек дөньясы алдында гына түгел, бөтен нәрсәне күреп-белеп торучы Аллаһ каршында да җаваплы икәнен тоярга тиеш.