Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы

03 ноябрь 2016 ел 16:28
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм татарстанлылар! Ихластан дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Күпмилләтле Татарстан өчен Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү билгесе булып тора.

Бу көн безнең өчен аерым бер мәгънәгә ия. Раббыбыз Коръәндә әйткән: “Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып, белер өчен (Хүҗүрат сүрәсе,13 нче аять)”.

Җир йөзендә күп төрле милләтләр, диннәр һәм мәдәниятләр булуы ул, Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте. Кешелек дөньясы меңләгән телләрдә сөйләшә,  төрледән-төрле милли йолалар белән яши. Әлбәттә, без төрле, шуңа да карамастан бер-беребезне өйрәнергә, хөрмәт итәргә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәсе Әбү Заррыга мөрәҗәгать итеп: “Син кызылдан да, карадан да яхшырак түгел. Дәрәҗәле булырга бары тик Аллаһтан курку, тәкъвалык белән генә ирешә аласың”, - дигән. Бу сүзләрне ул  юкка гына әйтмәгән. Бер халык икенчесеннән өстен түгел, иң мөһиме - динле, денле булуыбыз, тәкъвалыгыбыз.

Елдан- ел Халыклар бердәмлеге көне тагын да актуальләшә. Бу дата Россиянең хәзергесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны күрсәтә. Раббыбыз ярдәме белән авырлыкларны бергәләп җиңәргә, уңышларга ирешергә насыйп итсен, Россиянең мәдәни-тарихи мирасын сакларга, үстерергә язсын.

Ихтирам һәм изге догалар белән,

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан Республикасы

мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти

 Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы