Чистайда 150ләп бала катнашында Коръәнне матур итеп уку һәм яттан сөйләү буенча конкурсның төбәк өлеше үткәрелде. Әлеге бәйгедә Чистай, Алексеевск, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә, Спасс, Әлки районнары балалары катнашты.
Конкурс берничә өлештән торды. 3-6 яшьлекләр берәр сүрәне укыса, 7-10 яшьлекләрнең 7 сүрә белүләре, 15 яшькә кадәргеләрнең ярты яки тулы җүзне белүләре тикшерелде.
Балаларны Коръән хафизлар, дин белгечләре бәяләде.
ФОТОРЕПОРТАЖ: ЧИСТАЙДА КОРЪӘН КОНКУРСЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ УЗДЫ