Мөфти Франциядә Европа Советы конференциясендә катнаша

09 ноябрь 2016 ел 15:40
Мөфти Франциядә Европа Советы конференциясендә катнаша

 9-10 ноябрь көннәрендә Франциянең Страсбург шәһәрендә  Европа Советының (Совет Европы - СЕ) мәдәниятара диалогны дини үлчәүдә карауга багышланган сигезенче конференциясе уздырыла. 

Әлеге конференция Европа Советы уздыра торган башка зур чаралар белән берлектә үтә. 7-9 ноябрь көннәрендә  мәгариф проблемаларына багышланган Бөтендөнья демократия өчен форумы үткәрелә.

Төрле халыкара масштабта оештырылган чаралар террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуда дини фактор роленә җәмәгатьчелек игътибарын ныклап җәлеп итү максатыннан берләштерелгән.

Әлеге чараларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаша һәм чыгыш ясый. Шулай ук Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе  Наилә ханым Җиһаншина сәфәр кыла. 

Конференциядә ике темага сөйләшү каралган:

1. Мәдәни һәм дини күптөрлелек  контекстында  гражданлыкка кагылышлы белем;

2. Радикальләшүгә һәм экстремизмга каршы көрәштә хатын-кыз һәм гаилә роле.

Конференциягә һәм форумга Европаның һәм Россиянең күренекле дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре җыелды.   

Конференциягә  кадәр Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясенең Европа Советындагы даими вәкиле Иван Солтановский белән очрашты.

Очрашуда шулай ук даими вәкил урынбасары Вячеслав Егоров, Страсбургтагы Рус православ чиркәве вәкиллеге җитәкчесе Игумен Филипп (Рябих),  Россия һәм Татаратсна мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина һәм башка рәсми затлар катнашты.

***

Европа Советы – кеше хокуклары, демократик үсеш, мәдәниятара мөнәсәбәтләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә ярдәм итүче  халыкара оешма.  Европаның 1949 елда нигез салынган иң өлкән халыкара оешмасы булып тора. Аның составына 47 дәүләт керә.

Әлеге оешма Европа берлегенә кермәгән мөстәкыйль оешма санала.  

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы