Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә чираттагы аттестация комиссиясе бара. Бу юлы нәзарәткә Казанның төрле мәчетләреннән имамнар җыелды. Алар арасында Вахитов, Идел буе, Авиатөзелеш районнарындагы мәчетләрдә эшләүчеләр бар. Әйтик, “Гали”, “Шамил”, “Туган авылым” һәм башка мәчетләрдән.
Аттестацияне республиканың барлык имамнары да, шул исәптән мәчетләрдә хәзрәт булып эшләүче нәзарәт вәкилләре дә уза.
Аттестация комиссиясе имамнарның мәхәлләләрдә алып барган дини эшчәнлекләре белән таныша. Шулай ук хәзрәтләр дини сораулар буенча фикерләшәләр, сорауларга җавап бирәләр. Шул рәвешле имам кешенең дини эшчәнлеге дә, гыйлеме дә барлана. Моннан тыш нәзарәт вәкилләре белән мәхәлләләргә кагылышлы мәсьәләләр уртага салып сөйләшенә.
Бүген аттестация комиссиясендә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм башкалар катнаша.
Бүген барлыгы алты имамның өчесе аттестация узды. Калган өчесенең имам-хатыйблык вазыйфасын башкарырга һөнәри яктан дәрәҗәләре җитешми. Алар эшчәнлегенә кагылышлы аерым карарлар кабул ителәчәк.
Казанда 26 сентябрьдә башланган аттестация комиссиясендә барлыгы 58 имам булды. Аларның 29ы комиссия тарафыннан тулысынча үз вазыйфаларын яхшы башкара дип табылды. 27 се гыйлемнәрен күтәреп, дини яктан әзерлекләрен үстереп эшләрен дәвам итә ала. Ике имам аттестация узмады.