Казанда татар дин галимнәрен искә алдылар, аксакал хәзрәтләребезне зурладылар

07 ноябрь 2016 ел 15:54
Казанда татар дин галимнәрен искә алдылар, аксакал хәзрәтләребезне зурладылар

Бүген ТР МДН, Казанның “Ярдәм” мәчете, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы татар дин галимнәренә багышланган чара уздырды. Әлеге искә алу мәҗлесендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, урынбасарлары – “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, республиканың төрле районнарыннан җыелган аксакаллар, “Ярдәм” мәчете мәхәллә халкы катнашты.

Дин әһелләре, мәхәллә халкы мәчеттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә өйлә намазын укыдылар. Аннары мәчет ишегалдына корылган шатырда мөфти вәгазен һәм башка хәзрәтләрнең чыгышларын тыңладылар.

Мөфти үзенең вәгазендә татар дин галимнәре хезмәтләренең бөтен мөселман дөньясына таралуын һәм аларны өйрәнү мөһимлеген ассызыклады. Бүгенге көндә кайбер китапларның чит илләрдә генә сакланып калуын, бездә кабат басылмавы хакында да әйтте. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар дин галимнәре хакында болай диде:

- Безнең бөтен сорауларыбызга җавапларыбыз бар, мәзхәбебез бик көчле. Бабаларабыз сайлаган ул юлны. Татар дин галимнәре дәлилләр белән һәр сорауны аңлатканнар. Ислам диненең барлык фәннәре буенча китаплар язылган. Башка халыкларда, милләтләрдә андый байлык юк.  Пакыстанда яшәүче бер китап авторы белән сөйләштек. Ул үзенең китабында Мәрҗани тәфсире хакында яза. Әмма без аптырап сорадык, Мәрҗани хәзрәтләренең андый тәфсире юк бит, дип. Ул әйтте: “Минем китапханәдә Баһаутдин Мәрҗани тәфсире кулъязма буларак саклана, гарәп телендә” . Ә без Мәрҗанинең әтисенең китапларын белмибез дә. Аны барып алырга, үзебездә дә бастырырга кирәк. Госман халифәте галиме Мөхәммәд Зәлих Кәүсәри үзенең китабына язган: “Мәрҗани китабыннан да көчлерәк китап күрмәдем. Казан басмалары бөтен ислам голәмәләре кулъязмаларыннан өстенрәк”. Бабаларыбыз шундый галим булганнар, хатасыз да язганнар.

Чиставиның китабын  Дагыстаннан кулъязма буларак алып кайттык. Ул Дагыстанның беренче мөфтиен укыткан. Бездә тәсауф өйрәнеп, Дагыстанда  сабаклар биргән. Зәйнулла Рәсүлев 1908 елда Сәйфулла Кадыйга  тәрикать юлын тапшыра, иҗазәт белән бергә Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең чапанын да тапшыра. Хәзерге вакытта ул чапан Дагыстанда саклана, без аны бер мәртәбә күрдек. Ул чапан әманәт итеп бирелгән. Зәйнулла хәзрәт аны биргәндә әйтә: “Бу әманәтебезне 100 елга гына бирәбез”, - ди. Ишарәт кыла, 100елдан соң шундый кеше татарлардан да чыгар һәм чапанны безгә кайтарачак, мин шулай дип аңлыйм. Зәйнулла Рәсүлев 1917 елда мәрхүм булган. Бер елдан соң йөз ел тула. Кайда соң безнең галимнәребез?!  Бабаларыбыз кебек көчле, олы галимнәр үсеп чыгарга язсын дип телик.

Шулай ук безгә галимнәребезнең, татар дин әһелләренең каберлекләрен  карарга кирәк. Кайберләре бик начар хәлдә. Кайберләре хакында мәгълүматыбыз да юк.  Авыллардан да мөхтәсибәтләр белән бергә мәгълүматлар җыярга кирәк. Олуг остазларыбызның хезмәтләрен өйрәнү, аларның каберлекләрен белү, тәртиптә тоту барыбызны да уртак бурычыбыз. 

Татарстан мөфселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы җитәкчесе Айрат хәзрәт Әюпов совет чоры дин әһелләрен искә төшерде. Алар рухына багышлап догалар укырга чакырды һәм: "Совет чорында фидакарь хезмәт иткән, авыл елларда да үзләренең көчләрен, талантларын динебезне сакларга, аны үстерергә биргән ишаннарны, хәзрәтләребезне зурлап искә аласы килә.  Шундыйлардан  Әхмәтзәки хәзрәт , Гарифулла хәзрәт Гайнуллин, Габделхәбир хәзрәт Яруллин,  Габделхак хәзрәт Саматов, Габделхак хәзрәт Сәдыйков,  Исхак хәзрәт Лотфуллин,  Рәшидә абыстай  һәм башка бик күп хәзрәтләребезне, абыстайларыбызны онытмыйк.  Район җирлекләрендә динебезгә гомерләрен багышлаучылар бар. Чит ил шәхесләрен белү генә җитми, үзебезнекеләрне дә белсәк  иде.  Аларның тормышлары да, динебез өчен куйган хезмәтләре дә безнең өчен үрнәк". 

Шулай ук бу чара кысаларында ТР МДН дәгъват бүлеге  әзерләгән Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинга багышланган фильм күрсәтелде. Әхмәдзәки Сафиуллин (1896-1995) - совет чорының күренекле дин эшлеклесе. Ул революциягә кадәр Кизләү мәдрәсәсендә белем алган. 1970-1990 елларда, ул чакта Казанда эшли торган бердәнбер Мәрҗани мәчетендә имам, 1980 елдан СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте казые, Голәмәләр шурасы әгъзасы була.

Мәҗлестә яңгыраган чыгышлар яшьләргә бер сабак, олылап әйтелгән сүзләр исә олуг дин әһелләре рухына догалар булып барып ирешсен иде. 

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы