Кукмарада вәгазь кичәсе үткәрелде

07 ноябрь 2016 ел 16:03
Кукмарада вәгазь кичәсе үткәрелде

3 ноябрьдә Кукмара Үзәк мәчетендә “Мөселманнар җыены” кысаларында вәгазь кичәсе үткәрелде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казан шәһәренең “Апанай” мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров чыгыш ясап, “Монафыйкларга хас сыйфатлар” дигән темага тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде, икейөзлелекнең асылын аңлатып, аңа хас булган төп өч сыйфат – ялган сөйләү, вәгъдәдә тормау һәм әманәткә хыянәт итү хакында мисаллар нигезендә гыйбрәтле мәгълүмат бирде.

Җирле мөселманнардан тыш, вәгазьдә мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре – барлыгы 100 дән артык кеше катнашты. Тыңлаучылар алдында шулай ук Кукмара районының яңа сайланган имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм төбәк мөселманнарының элекке мөхтәсибе, шәрәфле мөхтәсиб булып калган Зиннур хәзрәт Сәмигуллиннар да чыгыш ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы