Түбән Камадагы Борок авылындагы мәчеткә манара куелды

08 ноябрь 2016 ел 13:15
Түбән Камадагы Борок авылындагы мәчеткә манара куелды

Түбән Каманың Борок авылында яңа төзелеп килүче мәчеткә манара күтәрделәр. Манарының гомуми биеклеге 21 метр, шуңа күрә аны кую шактый көч сорады. Махсус техикалар ярдәмендә манара урнаштырылды.

Авылда мәчет 2014 елда төзелә башлаган иде. Матди кыенлыклар булганга күрә аның төзелеше туктатылып торды. Мәхәллә халкы көче белән төзелеш кабат башланып китте.  Хәзерге вакытта мәчет төзелешенә 4 млн сум тотылган, алга таба тагын шуның кадәр кирәк булачак, дип хәбәр итәләр Түбән Кама мөхтәсибәтеннән. 

Проект буенча мәчетнең гомуми мәйданы 250 кв. м.. Ул ике катлы итеп төзелә. Шунысы да куанычлы, мәчет олы юл буена урнашкан, шуңа күрә бирегә сәфәрдәгеләр дә туктап намаз укый алачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы