3 ноябрь көнне Балтач Үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы булып узды. Аны гадәттәгечә Коръән укып, дога кылып ачып җибәрделәр.
"Иң беренче итеп, районыбызда 23 октябрьдә үткәрелгән Әхмәдһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" китабы буенча конкурста җинүчеләрне котладык. Аларга диплом белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Гарифуллина Золхия апага мөхтәсибәтнең Тәбрикләү хаты тапшырылды. Золхия апабыз "мәчет әбиләренең" җитәкчесе булып, мәчетебезнең тормышында, төрле дини чараларда, район күләм чараларда үзенең оештыру сәләтен җигеп бик зур ярдәм итүчеләрнең берсе . Районыбызда Гаилә үзәге эшләп китүе турында хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Хәкимҗанова Фирая Котдус кызы таныштырды", - дип хәбәр иттеләр мөхтәсибәттән.
Мәчет имамы Рамил хәзрәт шулай ук гошер җыю хакында сөйләде. "Быел икенче икмәк бик куп булмаса да гошер бәрәңгесе шактый җыелды һәм Казан мәдрәсәләренә озатылды", -диде ул.