Алабуга шәһәренең “Бәйрәм” кафесында хаҗ кылып кайткан мөселманнар белән очрашу мәҗлесе узды. Бу елны Алабугадан хаҗга 28 кеше барып кайтты.
Әлеге мәҗлестә хаҗилар үзләренең изге урыннарга барып кайтулары, кичергән хис-тойгылары турында сөйләп, җыелган мөселманнарны хаҗ кылуны кичектермәскә чакырдылар.
Аллаһы Тәгалә кылган хаҗларны кабул кылсын!