Түбән Каманың Югары Чаллы авылы Мәдәният йортында район авылларыннан мөслимәләр җыелды. “Искә төште никах күлмәгем ”, “ Балаларым – минем байлыгым “ дип исемләнгән, 2 өлештән торган кичә уздырылды.
Мөгаллимәләр авыл халкы белән бергә уздырган бу чара тулысынча Ислам әдәп – әхлагын чагылдырды. Монда яшьли тол калып 7 баласын ялгызы үстерүче ана да; ирен, 3 улын гүргә иңдереп сабырлык белән дөнья тормышын алып баручы ханым да искә алынды. Бүгенге көн проблемалары (ятим балалар, бала төшерү гөнаһлары) һәм башкалар турында сөйләшү булды.
Килеп туган сорауларга мөгалимәләр Коръәннән һәм Сөннәттән булган дәлилләр белән җавап бирделәр.
Авылларда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, һәр гаиләнең сулышын белеп тору, авыр яшәүчеләргә рухи һәм физик ярдәмнәр оештыру максатыннан мондый чаралар һәр ай саен оештырылачак, дип хәбәр итәләр Түбән Кама мөхтәсибәтеннән.