“Искә төште никах күлмәгем”, “ Балаларым – минем байлыгым “ кичәләре узды

08 ноябрь 2016 ел 15:27
“Искә төште никах күлмәгем”, “ Балаларым – минем байлыгым “ кичәләре узды

Түбән Каманың Югары Чаллы авылы Мәдәният йортында район авылларыннан  мөслимәләр җыелды. “Искә төште никах күлмәгем ”, “ Балаларым – минем байлыгым “ дип исемләнгән, 2 өлештән торган кичә уздырылды.

Мөгаллимәләр авыл халкы белән бергә уздырган бу чара тулысынча Ислам әдәп – әхлагын чагылдырды. Монда яшьли тол калып 7 баласын ялгызы үстерүче ана да; ирен, 3 улын гүргә иңдереп сабырлык белән дөнья тормышын алып баручы ханым да искә алынды. Бүгенге көн проблемалары (ятим балалар, бала төшерү гөнаһлары) һәм башкалар  турында  сөйләшү булды.

Килеп туган сорауларга мөгалимәләр Коръәннән һәм Сөннәттән булган дәлилләр белән җавап бирделәр.

 Авылларда  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, һәр гаиләнең сулышын  белеп тору, авыр яшәүчеләргә рухи һәм физик ярдәмнәр оештыру максатыннан мондый чаралар һәр ай саен оештырылачак, дип хәбәр итәләр Түбән Кама мөхтәсибәтеннән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы