6 ноябрь көнне Буа районы Күл-Черкене авылы мәчетендә зур тантана булып үтте. Ул авыл мәхәлләсе оешуының 25 ел тулуына багышланган иде.
Килгән кунаклар арасында Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Килдураз авылы имамы Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин, карабодай заводы җитәкчесе Мөхәррәм Тимергалиевич, җирлек җитәкчеләре бар иде һәм ерак араларны якын итеп кайтучы авыл халкы катнашты.
Мәҗлесне хәзерге авыл имамы Нариман хәзрәт башлап җибәрде. Ул мәчет тарихын сөйләп үтте.
Имам-мөхтәсиб исә үзенең чыгышында авыл халкына мөрәҗәгать итеп, авылның төп нигезләрен онытмаска, авылга кайткалап искә төшереп торырга һәм мәчетенә дә хәлдән килгәнчә булышып торырга киңәш итте. Буа мөхтәсибәте исеменнән Илмир хәзрәт мәчет имамына һәм мөтәвәлиятенә рәхмәт хатлары тапшырды.
Җирлек җитәкчесе Рафаэль Бари улы атасын балта остасы иде дип искә төшерде. "1991 елны мәчет бурасын әти бурады", - диде.
Мәчеткә һәрдаим булышып торган эшмәкәрләргә авыл имамы үзенең рәхмәтен җиткерде. Чара әзерләнгән мул табын артында сыйлану һәм мәчеттә өйлә намазын уку белән тәмамланды.