"Хозур" нәшрият йортында "Хәзерге татар телендә дини төшенчәләрне язу һәм авазлары күрсәтү юлларын берләштерү" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлеге актуаль темага фикер алышуны Татарстанның Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге белән ТР Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты оештырды.
Сөйләшүгә Казанның ислам белгечләре, хәзрәтләр, КФУ, РИУ ның тел галимнәре һәм тарихчылары, ТР Милли китапханәсе, Ислам мәдәнияте музее, КФУ ның Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, татар җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде.
Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, язучы, драматург, публицист Рабит Батулла, язучы Фәрит Яхин, Коръән һәм Сөннәтне өйрәнү Үзәге җитәкчесе Фәрит хәзрәт Сәлман, журналист Римзил Вәлиев, КФУ доценты Азат Ахунов, филология фәннәре докторы Рамил Исламов һәм башка бик күпләр катнашты.
Түгәрәк өстәл сөйләшүен алып барган Фәрит хәзрәт түбәндәгеләрне җиткерде:
- Татар халкы мөселман өммәтен тәшкил итүче халыкларының берсе. Болгар бабаларыбыз Ислам динен үз ихтиярлары белән Гасри-Сәгадәть чорында кабул итәләр. 1400 ел буена халкыбызның атаклы уллары, хәзрәтләр, абыстайлар, галимнәр дини әсәрләр язган, иҗат кылган.
Советлар чоры башлангач халкыбызның әлифбасын халыктан сорамыйча өч мәртәбә алыштыралар. Әлбәттә, бу чараларның төп максаты татар халкын гомум мөселман вә милли мирастан мәхрум итү булган.Башта татарча кадимчәне җәдитчәгә, шуннан җәдитчәне латыйнчага, ахырда латыйнчаны урысча язуга алыштырып, нәтиҗәдә динебезгә, мирасыбызга, татар мәдәниятенә олы зарар килде. Бүгенге татар кешесе күпчелегендә әбисе – бабасы укый алган кадимчә язуны танымый, гарәп хәрефен кытай язуыннан аермый.
Ахыргы егерме ел арасында халкыбыз тормышында олы үзгәрешләр булып узды. Халык иманын яңартып аны ныгытырга торышты. Дистәләрчә нәшрият йортлары төзелде, гомум халык мәг ълүмат чаралары ачылды, мөңәрләгән исемле китап чыкты. Моңа карамастан, советлар чорыннан калган рухи наданлык әле дә татар халкының бүгенге халәтенә тәэсир итә.
Татар телендә сакланып калган гарәп – фарсы алынмаларын язу, ул сүзләрне язуда кириллица нигезендә күрсәтү хәзерге заман язучысы өчен дә, укучы өчен дә җиңел нәрсә түгел.Төрле китапта бер үк сүз төрлечә язылган. Шуңа күрә бүгенге сөйләшү, фикер алышу бик мөһим.