Мөфти Европа мөселманнар җәмгыяте рәисе Альфредо Майолесе белән очрашты

10 ноябрь 2016 ел 09:28
Мөфти Европа мөселманнар җәмгыяте рәисе Альфредо Майолесе белән очрашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә Франциягә эшлекле сәфәр кыла. Ул 9-10 ноябрь көннәрендә Франциянең Страсбург шәһәрендә  Европа Советының (Совет Европы - СЕ) мәдәниятара диалогны дини үлчәүдә карауга багышланган сигезенче конференциясендә катнаша. 

Конференция кысаларында Камил хәзрәт Россиянең чит илдәге даими вәкилләре, шулай ук төрле илләрдән җыелган дин белгечләре, рәсми вәкилләр белән очрашып, фикер алышты.

Аерым алганда,  9 ноябрьдә Камил хәзрәт Россия Федерациясенең Европа Советындагы даими вәкиле Иван Солтановский, даими вәкил урынбасары Вячеслав Егоров, Страсбургтагы Рус православ чиркәве вәкиллеге җитәкчесе Игумен Филипп (Рябих) һәм башкалар белән фикер алышты.

Шулай ук конференция кысаларында Европа мөселманнар җәмгыяте рәисе Альфредо Майолесе белән аралашты. Алар төрле илләрдәге дини вәзгыять, мөселманнар тормышы хакында сөйләштеләр.

***

Европа Советы – кеше хокуклары, демократик үсеш, мәдәниятара мөнәсәбәтләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә ярдәм итүче  халыкара оешма.  Европаның 1949 елда нигез салынган иң өлкән халыкара оешмасы булып тора. Аның составына 47 дәүләт керә.

Әлеге оешма Европа берлегенә кермәгән мөстәкыйль оешма санала. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы