Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген һәр төбәктә сокланырга мөмкин. Чыннан да, мәчетләребез күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар. Мәчетләр безнең горурлыгыбыз. Аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы, хәсрәте, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапкан.
Актаныш районында бүгенге көндә 50 мәчет бар. Ел ахырында районның 57 нче бистәсендә һәм Агыйдел урамында урнашкан “ Бүләк” мәчетен ачу ниятләнә.
Әлеге иман йортларын төзүдә ярдәм итүчеләргә Аллаһыбызның олуг рәхмәтләре яусын, алдагы көннәрдә халыкка, шушы мәчетләргә килеп ,намазлар укырга, иманыбызны ныгытырга насыйп булсын!