Әлеге чара “Туган телем” дип аталган туган телне саклау проекты кысаларында үткәрелә. Диктант язарга өлкәннәр дә, балалар да килә ала. Иң яхшы язучыларны истәлек бүләкләре көтә.
Диктант язу 20 ноябрьдә Әлмәтнең Мәрҗани урамында урнашкан үзәк мәчетендә уздырыла, сәгать 14.00 дә башлана.
Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8-917-931-65-71.