11 ноябрьдә Беларусь Республикасы Минск шәһәрендә җәмигъ мәчете ачылды. Мәчет ачу тантанасында күп сандагы рәсми һәм дини кунаклар, шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров катнашты. Рөстәм хәзрәт тантаналы чарага кадәр төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре, милләттәшләребез белән аралашты.
Әлеге тантаналы чарада катнашкан Белорусия Президенты Александр Лукашенко мөселманнарның Белорусиядә ундүртенче гасырда бирде яшәүләрен һәм җирлек үсешенә, мәдәниятенә, илне дошманнардан саклауга зур өлеш кертүләр билгеләп узды. “Моны борынгы китаплар да раслый. Белорус мөселманнары гарәп графикасында, әмма белорус телендә язганнар. Минскида мәчет динара татулык билгесе һәм ислам динендәге ватандашларыбыз, кунаклар өчен гыйбадәт кылу урыны”, - диде ул.
Әлеге тантаналы чарада төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган да катнашты.
Минск шәһәрендә яңа иман йорты 1962 елда җимерелгән мәчет макеты үрнәгендә төзелгән. Биредә берьюлы 1,5 мең мөселман намаз укый алачак. Минскидагы бердән-бер мәчет Көнчыгыш Европадагы иң зур мәчет булып тора.
Тарихка күз салсак, Минскида беренче таш мәчетне татарлар 19 гасыр ахырында төзегәннәр. Әмма совет хакимияте урнашкач ул эшләүдән туктый. Бары тик сугыш елларында гына вакытлыча ачыла. 1962 елда исә тулысынча җимерелеп бетә.
Яңа мәчет 2014 елда салына башлаган. Әмма матди кыенлыклар булу сәбәпле төзелеш берничә елга туктатыла. 2013 елда кабат башлана. 2016 елда Төркия ярдәмендә төзелеп бетә.