Чаллыда хаҗиләрның чираттагы мәҗлесе узды

14 ноябрь 2016 ел 10:13
Чаллыда  хаҗиләрның чираттагы мәҗлесе узды

11 ноябрьдә Чаллының “Хәләл-Үзәге”ндә шәһәр хаҗиларның чираттагы мәҗлесе узды. Ул шәһәр мөхтәсибәте җитәкчелегендә әзерләнде. Мәҗлестә хаҗиләр белән бер рәттән хаҗ сәфәренә җыенучылар да катнашты. Җыелучылар алдында төп чыгышларны шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре, быелгы хаҗда мөхтәсибәт аша хаҗ кылучылар төркемен җитәкләгән  Илназ хәзрәт Яхин, Алабугадан шулай ук быел хаҗ төркемен җитәкләгән Фәрит хәзрәт Мөдәррис   ясадылар. Хаҗ сәфәре истәлекләре белән Фаил, Әлфир, Нияз, Фоат, Равил, Рәис хаҗиләр уртаклашты. Мәҗлес бик тә эчтәлекле, тәэсирле булып узды. Кайбер чыгыш ясаучыларның хаҗ кылу истәлекләре белән уртаклашканда күзләре дә  яшьләнде.  

Барлык чыгыш ясаучылар булачак хаҗиларга ошбу изге сәфәргә җитди карарга, үзеңне рухи яктан да, матди яктан да яхшылап әзерләргә чакырдылар. Илназ хәзрәт хаҗга әзерлек дәресләренең һәр  якшәмбе шәһәрнең  Сидоровка бистәсендәге “Ихлас” мәчетендә узачагын искәртте. Башлану вакыты – иртәнге 9 сәгатьтә. Дәресләр имтихан бирү юлы белән узачак. Хаҗга бәйле сораулар белән Чаллы мөхтәсибәтенә (тел. (8552) 56-65-99) мөрәҗәгать итү кирәк.

"Хәләл-Үзәк” килүчеләрнең һәрберсенә истәлекле бүләк тапшырды, пылау, чәй белән сыйлады. Мәҗлестә катнашучылар үз чиратында аның хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Шуны да әйтү кирәк: быел “Хәләл-Үзәк” 10 шәһәрдәшебезне яртылаш бәя белән хаҗ кылдырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы