Камил Сәмигуллин җомга вәгазьләре турында: “Нигә әле телебездән баш тартырга тиешбез?"

14 ноябрь 2016 ел 11:58

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе"ндә катнашучылар белән очрашуындаберничә кеше “Җомга вәгазьләре ни өчен татар телендә?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Камил Сәмигуллин җомга вәгазьләре турында: “Нигә әле телебездән баш тартырга тиешбез?

“Ә ничек тагын – чечен, авар телен белмибез, гарәп телендә сез аңламаячаксыз. Мин, гомумән, ажиотажны аңламыйм, моңа кадәр дә рус телендә вәгазьләр республикадагы 1535 мәчетнең өчесендә генә иде”, - дип җавап бирде Камил хәзрәт. Ул рус телендә мәгълүмат алырга теләүчеләргә мөмкинлекләр җитәрлек булуын әйтте. Мәсәлән, Галиев мәчетендә көн саен дәресләр алып барыла, сишәмбе генә татар телендә үткәрелә. “Җомгага килгәндә, Татарстанда күпчелек татарлар, нигә әле без үзебезнең телдән баш тартырга тиеш? Әйе, без телне белеп бетермәвебезне, хаталы сөйләвебезне таныйбыз, шуңа күрә, “әйдәгез, бергәләп өйрәник, дибез. Без элекке мирасыбызга кайтырга тиеш. Юкка чыгарга теләмибез, шуңа ниндидер адымнар кирәк. Рус теле яклы булган кешеләр күп очракта вәгазьнең үзенә җитешми дә әле, намазга гына килеп өлгерә”, - дип белдерде мөфти.

"Чечняда вәгазьләр чечен телендә генә"

Аның сүзләренә караганда, теләк зур булса, телне аңларга өйрәнеп карап була. “Чечняда, Грозныйда, мәсәлән, чечен телендә генә әйтәләр. Анда җомгага елына ике тапкыр гына эләксәң дә, телгә ниндидер хөрмәт уяна, нәрсә сөйли икән дигән кызыксыну туа. Мин аятьләр, хәдисләр әйткәндә, теманы бераз эләктереп алам да, телне аңлыйсы килә башлый. Мәсәлән, Дагыстанда булдык. Ике ай авар телен өйрәндем. Мин аларның телләре өчен борчылганын аңладым. Татар теле артка калган тел түгел. Ул төрки телләргә керә, ә алар киң таралган. Теләсә нинди төрки илдә сөйләшә алачаксыз. Чечня, Дагыстан халыкларын да хөрмәт итәбез, тик Үзәк Россиягә Ислам Болгар аша кергән бит. Өч сәхабә килеп, алардан Ислам тарала башлаган. Әгәр без телебезне югалтабыз икән, аннары бит милләт тә югала”, - дип ассызыклады Камил хәзрәт Сәмигуллин.

"Рус теленнән башка беркая барып булмый дип өйрәтсәләр дә Кытайда рус телен белүчегә мохтаҗлар булмаган"

“Без бит 30 мең хезмәт чыккан дибез, сез тәрҗемә көтеп утырырсызмы? Әгәр сез татар телен, борынгы графиканы белсәгез, теләсә нинди борынгы китапны укый алачаксыз. Гарәп телен өйрәнә аласыңмы-юкмы – анысы әле билгесез, ә үз телеңне өйрәнеп, диңгез кадәр мөмкинлек ачыла. Җәлил хәзрәт тә Кытайга баргач үзе белән булган бер хәлне сөйләгән иде – анда гарәпчә шрифт белән татар сүзләре язылган булган, шулай итеп безнең делегатлар атна буе тәрҗемәчеләр булганнар. Рус теленнән башка беркая барып булмый дип өйрәтсәләр дә, анда рус телен белүчегә мохтаҗлар булмаган. Ә татар теле ярдәм иткән. Төрки тел булгач, күпчелек татар телен аңлый. Җомга ул бары тик 20-30 минут, шуңа күрә нигә ризасызлык туа? Без телне онытырга теләмибез дибез, безгә татарча кайбер сүзләр онытыла башлаганга оят булырга тиеш. Рус телен дә беркем кимсетми, Коръәннең дә рус теленә тәрҗемәсе инде әзер диярлек. Шәех Мәрҗани әйткән – динне өч әйбер саклый: милли тел, милли традицияләр һәм милли кием”, - дип, Татарстан Республикасы мөфтие “вәгазьне татар телендә аңламыйм” дип зарланучыларга телне өйрәнергә киңәш итте.

Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина. Фото: Салават Камалетдинов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана