13 ноябрь көнне Кукмара мөхтәсибәте чакыруы буенча Кукмара районына Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Өйлә намазыннан соң ул Кәчимер авылы мәчетендә чыгыш ясаса, икенде белән ахшам арасында Кукмара Үзәк мәчетендә мәдрәсә шәкертләре һәм күңелен хикмәтле сүз белән баетырга теләп төрле мәхәлләләрдән килгән мөселманнар өчен “Ризыкны киңәйтә торган нәрсәләр” дигән темага бик тә мәгънәле, тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Коръән аятьләре вә хәдисләргә нигезләнгән җитди фикерләр тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләр, хикмәтле нәсыйхәтләр һәм темага кагылышлы мәгънәле шаярулар белән үрелеп барды.
Ризыкны киңәйтә торган төп нәрсәләр буларак хәзрәт шушыларны билгеләп үтте:
1) Кылган гөнаһларыңнан, хаталарыңнан тәүбә итү;
2) Башкаларны гафу итә белү;
3) Намазларны вакытында укып бару;
4) Тырышып эшләү, кәсеп итү;
5) Башкалар белән аралашу (туганнарың, мөселман кардәшләрең белән даими элемтәдә булу);
6) Аллаһка шөкер итү, канәгать булу, зарланмау;
7) Изге гамәлләр кылу, ягъни риясыз, ихлас күңелдән яхшылык эшләү.
Кунакның һәр сүзен йотлыгып тыңлаган халык вәгазьдән бик канәгать калды. Ахшам намазыннан соң оештырылган кичке ашта Җәлил хәзрәт тә үзенең бик канәгать булуын белдереп: “Бер районда өч җирдә сөйләттеләр, бер генә тапкыр ашаттылар. Сез ике җирдә сөйләттегез, ике тапкыр ашаттыгыз, бик тә риза булып китәм”, – дип шаяртып алды.
Менә шулай уен-көлкесе, хикмәтле сүзе белән кукмаралыларның күңелен күтәреп һәм баетып китте мөхтәрәм хәзрәтебез. Мондый очрашулар киләчәктә дә әле оештырылыр, дигән өметтә калды Кукмара мөселманнары, чөнки ислам динебезнең кыйммәтләрен аңлата торган мондый гади дә, саллы да вәгазьләр халкыбызга бүген бик кирәк.
Ришат Курамшин,
Кукмара мәдрәсәсе мөдире.