13 ноябрьдә яңа мәдрәсә бинасы төзелеше уңаеннан зур өмә үткәрелде.
Буа мөселманнары яңа бина нигезенә җир һәм ком тараттылар. Бу изге эштә мәдрәсә шәкертләре дә чын күңелләреннән тырышлыкларын күрсәттеләр. Барлыгы 30дан артык кеше җыелган иде.
Мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов катнашучыларга олы рәхмәтен белдерде.
Бу изге эшләрнең ахыры хәерле шатлыклы тәмамлансын диеп изге догалар кылынды.